Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бабайларны онытмыйбыз

Безнең буын - тыныч тормышта яшәүче буын. Мондый тыныч һәм бәхетле тормышны безгә бабаларыбыз көрәшеп алган. Бөек Ватан сугышы - озакка сузылган һәм илебездә һәр гаиләнең ишеген каккан рәхимсез сугыш. Без моның турында тарих фәненнән, кинофильмнардан, китаплардан, сугыш ветераннары яки аларның балалары сөйләве аша беләбез. Минем исә бу вакытта яшәгән,...

Безнең буын - тыныч тормышта яшәүче буын. Мондый тыныч һәм бәхетле тормышны безгә бабаларыбыз көрәшеп алган. Бөек Ватан сугышы - озакка сузылган һәм илебездә һәр гаиләнең ишеген каккан рәхимсез сугыш. Без моның турында тарих фәненнән, кинофильмнардан, китаплардан, сугыш ветераннары яки аларның балалары сөйләве аша беләбез. Минем исә бу вакытта яшәгән, фронтта булган һәм тылда хезмәт иткән якын кешеләрем турында сөйлисем килә.
Бабаем Расих Вәлиев 1900 елда Буа районының Кайбыч авылында туган. Гражданнар сугышында да катнашкан ул, 1941 елның көзендә Бөек Ватан сугышына илебезне фашистлардан азат итәргә киткән. Ул 497нче укчылар полкында рядовой булган. 1943 елның 2 ноябрендә сугыш кырында яраланган. Пуля аның уң аягының тезен тишеп чыккан. Аны Горький шәһәре 2810нчы хәрби гопитальгә китергәннәр һәм операция ясаганнар. Аягына баса башлагач, сугышка яраксыз дип, өйгә озатылган. Туган авылына кайткач, тылда хезмәт иткән, төрле эшләрдә катнашкан. Бабаем күрсәткән батырлыклары өчен күп медальләр бе-лән бүләкләнгән. 1964 елның августында каты авырудан вафат булган.
Тагын бер бабаем Нәкыйп Ягъфәр улы Гәрәев Чаллы районының Кызыл Байрак авылында 1926нчы елда туган. Фронтка киткәнче, төр-ле эшләрдә эшләгән. Сугышта 1943 елның ноябреннән 1948 елның апреленә кадәр кораллар буенча командир булган. 1945 елның август-сентябрь айларында шулай ук япон сугышында катнашкан. Тиңдәшсез батырлыклары югары бәяләнгән: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Нәкыйп бабайның исеме һәм батырлыгы 1995 елда басылып чыккан «Всегда в строю» дигән китапка да кертелгән. Хәзер бабаебызга 88 яшь, ул - безнең горурлыгыбыз. Нәкыйп бабай теләге - сугыш беркайчан кабатланмасын! Балалар ятим калмасын! Дөньяда тыныч тормыш булсын иде.
Тагын бер олы хөрмәткә лаек кешебез - Вәлиева Сания Расыйх кызы. Ул 1932 елда Буа районы Кайбыч авылында туа. Авыр сугыш елларында колхоз кырларында хезмәт куйган.
- Ул елларда бөтен нәрсә фронт өчен иде. Үзебезгә ашарга юк, калган өшегән бәрәңгеләрне ашап тукландык. Алабута - төп икмәгебез иде, ул халыкны ачлыктан алып калды, - дип искә төшерә әбием. Аңа хәзер 82 яшь. Һаман да көчле әле ул, бирешми.
Амалия ГӘРӘЕВА,
2нче мәктәпнең
6нчы сыйныф укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев