Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Айзатның зур җиңүе

Түбән Кама индустриаль техникумында укучы Айзат Зиннәтуллин яшьләрнең эшче һөнәрләре буенча Россия күләмендәге конкурсыннан җиңү яулап кайтты. Татарстан җыелма командасы ул ярышта өченче призлы урынны алды. Моңа түбәнкамалылар Рөстәм Гыймранов (агропромышленность колледжы), Раксана Хусейнова (нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы), Руслан Габтасаров (нефтехимия колледжы) һәм Айзат Зиннәтуллин (индустриаль техникум) лаеклы өлеш...

Түбән Кама индустриаль техникумында укучы Айзат Зиннәтуллин яшьләрнең эшче һөнәрләре буенча Россия күләмендәге конкурсыннан җиңү яулап кайтты.
Татарстан җыелма командасы ул ярышта өченче призлы урынны алды. Моңа түбәнкамалылар Рөстәм Гыймранов (агропромышленность колледжы), Раксана Хусейнова (нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы), Руслан Габтасаров (нефтехимия колледжы) һәм Айзат Зиннәтуллин (индустриаль техникум) лаеклы өлеш керттеләр. Алар «Сантехника һәм җы-лыту», «Лаборант-химик»,
«Видеомонтаж», «Промышленность робототехникасы» номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте.
Иң зур уңышка Айзат Зиннәтуллин иреш-
те. Ул - «Промышленность робототехникасы» номинациясендә беренче урында! Кичә җитәкчеләрнең атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә егетне бу җиңүе белән муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин котлады.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев