Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уку елы дистанцион уку форматында тәмамлануы ихтимал

Түбән Кама мэры Айдар Метшин дистанцион укытуны уку елы ахырына кадәр озайту мөмкинлеген бәяләде.

Татарстан, шул исәптән Түбән Кама укучылары да уку елын өйдә утырган килеш тәмамлар, мөгаен. Дистанцион рәвештә укуның беренче ае узып та китте. Дөрес, каникул озакка сузылу сәбәпле, башта җиңел булмады.

Уку материалы компьютер аша җиткерелде, ата-аналар мөмкин кадәр күзәтеп, тикшереп барырга тиеш. Иң авыры, әлбәттә, укытучыга – яңа дәрескә әзерләнү, фотога төшереп җибәргән биремнәрне, презентацияләрне тикшерү. Ярый ла, өйдә компьютер булса, ә бит кайбер укучылар дәрескә телефон аша гына керә. Авылга кайтып китеп, белем алучылар бар. Түбән Кама шәһәре мэры әйтүенчә, уку елының дистанцион форматта тәмамлануы ихтималы бар. 

 

“Ташламаларга ия булган укучыларга кабат азык-төлек җыелмалары таратылачак. Апрель аенда мондый күчтәнәч 3006 балага тапшырылса, бу айда аларның саны күбрәк булыр”, - диде Айдар Метшин.

 

Үткәрелгән сораштыру нигезендә, укучыларның, ата-аналарның, укытучыларның һәм мәктәп администрацияләренең 34,4% дистанцион укыту оештырудан канәгать. Сораштырылучыларның 41,3% ы "Әйе " дип җавап биргән, 16,8% ы — «мөгаен», һәм 7,5% ы мондый уку формасы канәгатьләндерми, дип белдергән.

Сораштырулар 17-23 апрельдә 12 276 укучы һәм аларның әти-әниләре, шулай ук 1312 укытучы һәм мәктәп администрациясе арасында үткәрелгән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев