Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Айдар Метшин Төркиянең Мармарис һәм Мерсин җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырды

Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, онлайн- конференциядә ике тугандаш шәһәр мэры Мехмет Октай һәм Вахап Сечер, шулай ук Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан катнашты.

Түбән Кама мэры сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе кардәш шәһәрләр мөнәсәбәтләренә йогынты ясарга тиеш түгел, киресенчә, хәзер берләшү мөһим. Очрашу кысаларында авыру нәтиҗәләрен бетерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Төркия ягы сүзләренә караганда, аларда зарарлануның беренче очраклары март аенда ук башланган. Шуннан соң барлык чикләү чаралары да күрелгән, беренче чиратта, хезмәт күрсәтү объектлары ябылган, территорияләрне дезинфекцияли башлаганнар һәм кешеләргә 1,5-2 метр аралык дистанция сакларга кирәклегенә басым ясаганнар.
Хәзерге вакытта авыручылар саны кими бара икән. Әйтик, Мерсинда алдагы көнне кибетләргә эшләргә рөхсәт иткәннәр, чәчтарашханәләр ачылган.
Мармарис шәһәрендә икътисадның 90 проценты туристлык бизнесы белән бәйле һәм хәзер барысы да хәлнең алга таба ничек буласын көтә. Туристларны кабул итү өчен, һава юлы да ачылырга тиеш бит. Пандемия темасыннан тыш, сүз икътисад, мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм, «көчле рухлылар» өчен ял оештыру, Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында чаралар кебек юнәлешләр турында барды.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев