Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Айдар Метшин: Әстерханлылар – кунакчыл халык

Татар халкыныӊ иӊ яраткан бәйрәме - Сабантуй быел Россиянеӊ 59 өлкәсендә һәм 32 чит илдә үтәчәк. Быел Федераль бәйрәм 12-13 майда Әстерхан өлкәсендә узды. Елдагыча, аны оештыруда һәм уздыруда зур өлешне шәһәребез кертте. Сабантуйда Россиянеӊ татарлар яшәүче 44 өлкәсе вәкиле катнашты. Татарстан артистларын күрделәр 12 майда XVII Федераль Сабантуйны уздыру...

Татар халкыныӊ иӊ яраткан бәйрәме - Сабантуй быел Россиянеӊ 59 өлкәсендә һәм 32 чит илдә үтәчәк. Быел Федераль бәйрәм 12-13 майда Әстерхан өлкәсендә узды. Елдагыча, аны оештыруда һәм уздыруда зур өлешне шәһәребез кертте. Сабантуйда Россиянеӊ татарлар яшәүче 44 өлкәсе вәкиле катнашты.
Татарстан артистларын күрделәр
12 майда XVII Федераль Сабантуйны уздыру кысаларында әстерханлылар Татарстан артистлары катнашында зур концерт күрү мөмкинлегенә ия булды. Тантаналы чара Әстерхан дәүләт опера һәм балет теартында үтте.
Бәйрәм концерты ку-наклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов, Әс-терхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин булды. Тантана башланыр алдыннан, дәрәҗәле кунаклар театр фойесында оештырылган халык һөнәрчеләре кул эшләреннән күргәзмә белән танышты.
Концертта Татарстан-ныӊ иӊ яхшы җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясадылар. Шулар арасында: Венера Протасова һәм Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вагыйзов һәм Чулпан Йосыпова, Илгиз Шәйхразиев һәм Раяз Фасыйхов бар иде. Чара татар халкыныӊ гимны Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел»не башкару белән тәмаланды.
Соӊрак Рөстәм Миӊ-неханов Әстерхан татар диаспорасы вәкилләре, төрле милли-иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм Сабантуйга килгән дәрәҗәле кунаклар белән очрашты.
Гөрләтеп, күӊел ачып 13 майда Федераль Сабантуе Әстерханныӊ «Волгарь» футбол клубыныӊ үзәк стадионында узды.
Түбән Кама делегациясен муниципаль район башлыгы Айдар Метшин җитәкләде. Шәһәребез, елдагыча, Бөтенроссия Сабантуен оешты-ручыларныӊ берсе булды.
Бәйрәм иртән үк башланды. Кунакларны «Осталар шәһәре» каршы алды: Татарстан, Әстерхан һәм Россиянеӊ башка өлкәләренең алтын куллы кешеләре иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Түбәнкамалылар күргәзмәгә таштан һәм агачтан ясалган эшләнмәләр әзерләгәннәр.
Мәйданда үзәк урынны шәһәребез осталары төзегән татар утары алды. Биредә агач өй, мунча, коесы булган ишегалды, хәтта үрдәкләр йөзгән буа бар иде. Боларны өлгертү өчен барлыгы өч атна киткән. Татар йортына Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов һәм Әстерхан губернаторы Александр Жилкин да керделәр. Чәкчәктән авыз итеп кенә калмыйча, алар үзләрен чүлмәк ватуда сынап карадылар.
Театральләштерү өлешендә 900гә якын кеше катнашты. Александр Жилкин үз чыгышында «Сабантуй - сабан, хезмәт ияләре бәйрәме, ул барлык кешеләрне берләштерә. Бу вакыйга Әстерхан губерниясенеӊ 300 еллыгында узуы - безнеӊ өчен зур горурлык», - диде.
Рөстәм Миӊнеханов биредә яшәп, татар мәдә-ниятен саклау һәм үстерүгә өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре һәм Г.Тукай исемендәге мәктәп директорына микроавтобус ачкычларын тапшырды.
Бәйрәм, гадәт буенча, уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә, төп урынны милли көрәш алып торды. Сабантуйда милли көрәш буенча спорт мастеры, татарстанлы 31 яшьлек Раил Нургалиев җиӊү яулады. Ул «Фольксваген Поло» автомобиленә һәм тәкәгә ия булды.
Шул ук көнне Әстерханныӊ Ленин районында, дәүләт университеты скверында татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Анда Александр Жилкин һәм Рөстәм Миӊнеханов катнаштылар. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр Әстерханда булган һәм аның кешеләре турында күп кенә мәкаләләр язган. Шәһәр урамнарыныӊ берсе аныӊ исемен йөртә.
Түбән Кама башлыгы Федераль Сабантуена барган Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәрчелә-ренә бәйрәмнән алган тәэсирләре турында сөйләде.
- Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен өлкә җитәкчелегенә рәх-мәтемне белдерәм. Болар барысы да безнеӊ милли һәм мәдәни тарихны күрсәтә, шәһәребездән 1000 километр ераклыкта мондый зур бәйрәм уздыру - безнеӊ өчен зур дәрәҗә, - дип ассызыклады Айдар Метшин.
Түбән Кама мэрына чиста, яшел шәһәр бик ошаган. Шулай да, аныӊ фикеренчә, һәр урынныӊ төп байлыгы - аныӊ халкы. «Әстерханлылар ачык күӊеллелеге һәм кунакчыллыклары белән безгә охшаганнар» дигән фикердә ул.
Сүз уӊаеннан, Рөстәм Миӊнеханов йөкләмәсе буенча, 2018 елгы Федераль Сабантуе Чувашстан башкаласы Чебоксарда узачак. Бәйрәмне шәһәребез үткәрәчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев