Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ә ата-аналар ышанмаган

16 нчы мәктәп ашханәсендә балаларга янган тавык биргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә укучылар үзләре хәбәр иткән.

Бер үсмер янган тавыкны фотога төшереп тә урнаштырган. Тагын берничә тәлинкәдә чәчләр табылган. Ләкин балалары шул ук мәктәптә укучы күп кенә ата-ана бу язманы «ялган» дип кабул иткән. Алар белдерүенчә, белем бирү йортында тәмле ашаталар. Язма авторы НТР 24 телеканалы хәбәрчесе белән дә очрашырга теләвен җиткергән, тик аннары элемтәгә чыкмаган, шалтыраткач телефон трубкасын да алмаган. Гомумән, бу кыланышы нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйлаганмы ул?

Бу вакыйганы мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Гыйниятуллин үзе тикшерергә булган. Бу хакта ул Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр иткән.

– Бүген 16 нчы мәктәптә, 22 нче һәм 2 нче гимназиягә барып, ашлардан авыз иттек, укучылар белән ризык сыйфаты турында сөйләштек. Шулай ук балаларның ничек ашаганнарын күзәттек, – дип язган Рамил Гыйниятуллин.

Аның белән мәктәп ашханәсен ризык белән тәэмин итүче оператор вәкиле дә барган. Янган тавык бирелүе расланган. Ә менә барлык пешекчеләр баш киемендә булгач, ризыкка чәч каян эләккән икән? Гомумән, Рамил Гыйниятуллин фикеренчә, ризык тәмле, шулай да сыйфат өстендә эшлисе бар.

Җитәкчеләр китү белән, 16 нчы мәктәпне прокуратура һәм «Роспотребнадзор» хезмәткәрләре тикшергән. Беренче тәртип бозу очрагы меню тикшергәндә табылган. Кәгазьдә мандарин бирелә дип күрсәтелсә дә, чынлыкта балаларга алма таратылган, печенье урынына вафли биргәннәр. Быел мәктәп укучыларын кайнар ризык белән «АБК-Пэймент» копаниясе тәэмин итә. 16 нчы мәктәп ашханәсендә биш кеше эшли. Көн дәвамында алты тапкыр табын әзерләп, 800 дән артык укучыны ашаталар.

– 1-4 нче сыйныфларга меню Казаннан килә, шуңа күрә мәктәпләрдә аны үзгәртергә ярамый. Бары тик продукция килмәсә яки аны кире җибәрсәләр генә, башка ризык белән алыштыралар, – ди «АБК-Пэймент» директоры Гөлнара Гыймадиева.

Тикшерүчеләр балалардан сораштыру да уздыра. Укучылар, нигездә, ашлардан канәгать. Алай да, билгеле булганча, әзерләнгән ризыкның 20 проценты ташлана икән. Ашханәдә тикшерү өч сәгать дәвам иткән. Ачыкланганча, хезмәткәрләр арасында менюга нәрсә кергәнен белмәүчеләр дә бар. Кайбер ризыкта маркировка куелмаган, кухняда исә чит әйберләр дә булган. Тикшерүчеләр ике атна буе мәктәпләргә генә түгел, балалар бакчаларына да барачак.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев