Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җан яктысы булып…

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә шәһәрдәшебез, күренекле шагыйрь мәрхүм Рәшит Гәрәйнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, «Җан яктысы булып...» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Шыгрым тулы залны бер тән, бер җан итеп сәгать ярым буе илаһи бер рухта яшәткән әнә шундый сирәк талантның иҗаты белән очрашты тамашачы. Шагыйрь Рәшит...

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә шәһәрдәшебез, күренекле шагыйрь мәрхүм Рәшит Гәрәйнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, «Җан яктысы булып...» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Шыгрым тулы залны бер тән, бер җан итеп сәгать ярым буе илаһи бер рухта яшәткән әнә шундый сирәк талантның иҗаты белән очрашты тамашачы. Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең бөтен тормышы күз алдыннан узгандай булды. Аның тирән фикерле, хисле шигырьләрен тыңлаганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина шагыйрьнең иҗат юлы турында олы хөрмәт белән һәм бик оста сөйләп сокландырды. Кичә шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар (аларны «Талир тәңкә» ансамбле җитәкчесе Флер Гайнемөхәммәтов башкарды) белән үрелеп барып, уй-кичерешләрне ташытып җибәрде.
Рәшит Гәрәйне искә алып чыгыш ясаган һәркем аның гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, ипле, үзен һәм тирә-ягындагыларны хөрмәт итә белгән шәхес булуын ассызыкладылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре Никифор Тукмачев, Хөсәен Җәгъфәр, Рәфәт Шәйдуллин һәм, шулай ук, җитәкчеләре Фәтхулла Абдуллин аның үзләрен шигырь төзелеше серләренә төшендерүен тәфсилләп сөйләделәр, аңа багышланган әсәр-ләрен укыдылар.
Хатыны Мөнирә ханым Рәшит аганың ярдәмчел, кеше өчен соңгы күлмәген салып бирергә әзер булуын, күпләрнең аның янына элекке авыл гадәте буенча хәл-әхвәл белешергә, сөйләшеп утырырга, эч серләрен сөйләп күңелләрен бушатырга йөрүләрен искә төшерде.
Рәшит Гәрәйнең укытучысы - феноменаль хәтерле 95 яшьлек Галимҗан ага Вәлиевнең истәлекләрен залда утыручылар аеруча зур игътибар белән тыңладылар. Галимҗан абый үз укучысының гаять авыр шартларда үсүен - әтисе Гәрәйнең сугыш кырында ятып калуын, әнисенең вафат булуын, талантлы абыйсын укытыр өчен энесенең мәктәпне ташлап кечкенәдән колхоз эшенә йөрүен, кышкы суыкларда өстенә кияргә бишмәте булмау сәбәпле мәктәпкә килә алмагач, укытучыларның аны өйләренә барып укытуларын, аннан кайткач укытучы Анна Васильевнаның бик озак елап утыруын, сәләтле малай укуын дәвам итсен өчен, укытучыларның барысын да эшләвен сөйләде. Боларны тыңлаганда, ихтыярсыздан, укучы белән шөгыльләнергә вакытлары да, теләкләре дә калмаган, кәгазь боткасына баткан бүгенге көн укытучылары күз алдына килде.
«Талир тәңкә» ансамбле җырчысы Надежда Зотова башкаруында яңгыраган «Кыр казлары артыннан» җыры искә алу кичәсенең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен. Рәшит Гәрәйдәге ихласлылык, игелеклелек күңелләребезгә күчте сыман, бүгенге дөньяның бөтен бозыклыгы, усаллыгы әллә кая китеп югалды. Бары тик Рәшит абыйның серкә очыручы арышларны, тургай сайрауларын, тирбәлеп каршылаучы камышларны үзенә сыйдырган зәвыклы шигърияте генә калды. Ярый әле, шушындый кичәләр оештырып, затлы шәхесләребезне искә алучы китапханәчеләребез бар .
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев