Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һаман шул чисталык турында

Бигрәк тәртипсез инде безнең шәһәр халкы, дигән фикергә килдем әле мин. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, урамнарыбыз чүп-чарга төренгән кебек була. Бөтен җирдә автобус, трамвай билетлары, тәмәке төпчекләре һәм тагын әллә нәрсәләр аунап ята. Шәһәребезнең илле еллыгына нинди матур, яңа автобус, трамвай тукталышлары ясаганнар иде. Ни кызганыч, озак та үтмәде,...

Бигрәк тәртипсез инде безнең шәһәр халкы, дигән фикергә килдем әле мин. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, урамнарыбыз чүп-чарга төренгән кебек була. Бөтен җирдә автобус, трамвай билетлары, тәмәке төпчекләре һәм тагын әллә нәрсәләр аунап ята.
Шәһәребезнең илле еллыгына нинди матур, яңа автобус, трамвай тукталышлары ясаганнар иде. Ни кызганыч, озак та үтмәде, аларның пыялаларына белдерүләр ябыштырырга тотындылар. Берсе ябыштыра, икенчесе куптара. Бу бик ямьсез күренешкә әйләнде. Югыйсә, тукталышлар белән янәшәдә генә белдерүләр ябыштыру өчен махсус ясалган урыннар бар. Юк, ул гына җитми безнең халыкка. Шәһәр хуҗалары нишләп битараф икән бу хәлләргә? Белдерүләрдә телефон номерлары күрсәтелгән бит. Тиешсез урынга ябыштырылган белдерү хуҗаларын табып, штраф салырга була.
Тәртип саклау органнары да бар инде шәһәребездә. Ләкин бер дә урамнарда форма кигән кешеләр йөргәнен күргәнем юк. Шуңа күрә, шәһәрдәге паркларның җиһазларын да әледән-әле ватып торалар.
Ә менә берәр мескен әби яки мәктәп укучысы билет алмыйча трамвайдан төшсә, контролерлар тотып, җаннарын ала. Бигрәк миһербансызлар инде. Кешеләрнең төрле вакытлары булырга мөмкин бит. Акча да бетеп китә кайчак. Ә трамвай барыбер бара инде ул.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: шәһәребездә чисталыкны саклау өчен нинди чаралар бар икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Алсу РӘХИМОВА.
Түбән Кама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X