Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Аллаһ кушканча яшәргә тырышалар

Ислам дине кешеләрне сәламәт булганнарны яки инвалидларны аермый. Һәрберебез Аллаһны якын күрә, дога кыла, намазын укый, уразасын тотарга тырыша. Тик менә авырулар гыйбадәтне күбрәк өйләрендә кылырга мәҗбүр. Күптән түгел ике кызым белән Казандагы «Ярдәм» мәчетенә экскурсиягә барырга насыйп булды. Анда күргәннәр һаман күз алдымда тора. Безне Лилия Сәләхетдинова каршы алды....

Ислам дине кешеләрне сәламәт булганнарны яки инвалидларны аермый. Һәрберебез Аллаһны якын күрә, дога кыла, намазын укый, уразасын тотарга тырыша. Тик менә авырулар гыйбадәтне күбрәк өйләрендә кылырга мәҗбүр.
 
Күптән түгел ике кызым белән Казандагы «Ярдәм» мәчетенә экскурсиягә барырга насыйп булды. Анда күргәннәр һаман күз алдымда тора. Безне Лилия Сәләхетдинова каршы алды. Инвалид коляскасында утыручы бу ханым экскурсия үткәрде. Алдыбызга күрмәүче бер ир чыгып, Коръәннән өзек сөйләде. Аның тавышын тыңлап, сокланып еладык.
 
Әлеге мәчет дүрт ел элек ачылган. Биредә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен (бигрәк тә, начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр өчен) барлык шартлар каралган, мисал өчен, пандуслар, махсус баскыч култыксалары, киң ишек уемы һ.б. «Ярдәм»дә яшәп, реабилитация узучылар күп. Бер бүлмәдә аларның кул эшләре бар: пластилиннан, ярмалардан, сәйләннән һ.б. - Брайль шрифты буенча укыр өчен бармакларны шомарту өчен бик әйбәт күнегүләр.
 
Мине, шулай ук, зур китапханә гаҗәпләндерде: андагы китапларның исәбе-хисабы юк, биредә Брайль шрифтлы китапларны бастыручы типография дә эшли.
 
Мәчеткә сәламәт кешеләр дә йөри. Бер бүлмәдә балалар Коръән укып утыра иде. Биредәге хикмәтләрне сөйләп бетерерлек түгел, үзем өчен зур гыйбрәт алдым: мондагы кешеләргә сокландым - сәламәтлекләре булмаса да, алар тырышып динне өйрәнәләр, Аллаһ кушканча, яшәргә тырышалар. Аларны кайгыртучы җитәкчеләренә Аллаһның чиксез рәхмәтләре яусын!!! Гыйбадәт кылыр өчен, шундый яхшы шартлар тудыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
 
Эльмира ВАФИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев