Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алдан хәстәрен күрмәсәң...

Узган ел язгы ташу вакытында, су күтәрелеше соңгы 9 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән: 4 майда ул 57 метр тәшкил иткән. Красный Ключ поселогында пристань, дистәләрчә бакчалар, Долгое күле күпере һ.б. су астында калган. Дамба таушалган булса да, сынатмады. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Константин Слободюк әйтүенчә, быел су шул...

Узган ел язгы ташу вакытында, су күтәрелеше соңгы 9 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән: 4 майда ул 57 метр тәшкил иткән. Красный Ключ поселогында пристань, дистәләрчә бакчалар, Долгое күле күпере һ.б. су астында калган. Дамба таушалган булса да, сынатмады. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Константин Слободюк әйтүенчә, быел су шул ук дәрәҗәгә, хәтта тагын да югары күтәрелергә мөмкин.
 
Кемнәргә су басу яный?
Татарстан язгы ташу куркыныч тудыручы 20 регионның берсенә керә. Түбән Кама районында 6 авыл җирлегенә су басу кур-кынычы яный. Аларга Ильинка, Дмитриевка, Пробуждение, Березовая Грива, Новое Минькино, Красный Бор, Байгол, Кызыл Чапчак, Түбән Чаллы, Кармалы, Елантау авыллары керә.
 
Ташуны кайчан көтәргә?
Суның иң югары күтәрелеше вакытын билгеләү авыр. Шулай да, апрельнең икенче 10 көнлегеннән алып май башына ка-дәр булыр дип көтелә.
- Әмма барысы да һава торышына бәйле. Аны алдан берничек тә фаразлап булмый, - дип аңлата гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Константин Слободюк. - Соңгы вакыттагыча төнлә салкын, көндез җылы булса, су ташуы тынычрак узачак. Ә менә кинәт кенә 10-15-20 градуска кадәр җылытып, шундый температура озак сакланса, «йөзеп» китәчәкбез. Көймәләрсез булмаячак. Әлегә Камада су биеклеге, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,15 метрга түбәнрәк.
 
Камада боз әле кузгалмаган. Ул Яр Чаллы ягыннан - Түбән Кама электр станциясеннән (ГЭС) 5 км ераклыкта ярыла башлаган. Һава торышы үзгәрешләр кертмәсә, атна ахырына елга «китәр» дип фаразлана. Суытып җибәрсә, апрельнең беренче атнасына кадәр сузылачак. Каманың үзебезгә караган өлеше боздан тулысынча 20-25 апрельдә арыначак.
Алдан әзер булу хәерлерәк Константин Слободюк әйтүенчә, шәһәр янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләре авыл халкы белән очрашып, су ташу вакытында нәрсә эшләргә, эвакуация вакытында нәрсә алырга кирәклеге турында аңлатмалар тараталар.
- Түбән Кама муниципалитеты раслаган план буенча барлык әзерлек эшләре башкарыла.
 
Энергетиклар су басу куркынычы булган урыннарда линияләрне, юл хезмәте райондагы барлык 43 күперне тикшерә. Әлегә 39 суүткәргеч торба чистартылган. Торак-коммуналь хуҗалыклар, транспорт предприятиесе дә профилактик чаралар уздыра. Гомумән, билгеләнгән план буенча эшләрнең 90 проценты тәмамланган, - ди ул.
 
Әмма торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында шәһәрдә «ливневка»ларның аз булуы турында әйтәләр. Юлларда да, йорт ишегалларында да су күп җыела. Шуңа күрә идарәче компанияләр насослар әзерләү белән мәшгуль.
 
Нәрсә эшләргә?
Авылда яшәүчеләргә коткаручылар беренче чиратта йорт ишегалларын һәм янын кардан чистартырга, суны читкә юнәлдерүче канау казырга, йорт алдына туфрак яки ком тутырылган капчыклар тезеп чыгарга киңәш ителә. Күршедә ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләр була, үзләрен генә калдырмагыз, аларны куркыныч турында кисәтегез.
 
Хайваннарны да кайгыртыгыз. Этләрне чылбырдан ычкындырырга онытмагыз, тавыкларны, үрдәкләрне һәм казларны чормага кертеп, бикләп куегыз, зуррак хайваннарны да югарырак урынга күчереп, бәйләп куегыз.
Су якынлашкан вакытта, электрны сүндереп, баздан барлык ашамлыкларны һәм яшелчәләрне чыгарыгыз, һәм эчә торган суны күбрәк алып калыгыз. Документларны полиэтилен пакетка салып, үзегез белән йөртергә тырышыгыз.
Суга егылып төшкән очракта паникага бирелмәгез: авыр өсбаш һәм аяк киемен салып ташлагыз, нинди дә булса әйбергә тотынып, ярдәм килеп җиткәнче, агым буенча йөзегез.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X