Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алдан белеп булса икән!

Зур кибетләрнең сатып алучылар фикере белән кызыксынучы хезмәткәрләре шәп эшли, булдыралар, афәрин! Тик узган гасырның 90нчы елларына караганда халык та күпкә акыллырак шул хәзер. Ул вакытта гына ул кибеттә күзгә нәрсә күренә - шуны күпләп алып кую модасы бар иде. Чөнки әйбер чыга да бетә, кабат син аны үзеңә кирәк...

Зур кибетләрнең сатып алучылар фикере белән кызыксынучы хезмәткәрләре шәп эшли, булдыралар, афәрин! Тик узган гасырның 90нчы елларына караганда халык та күпкә акыллырак шул хәзер. Ул вакытта гына ул кибеттә күзгә нәрсә күренә - шуны күпләп алып кую модасы бар иде. Чөнки әйбер чыга да бетә, кабат син аны үзеңә кирәк нәрсәгә алмаштыра аласың. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, бер әби әле хәзер дә шул чорда алып куйган чәйне эчә, тоз һәм шырпыны куллана. Шунлыктан, «у нас самые дешевые продукты», «дешевле не бывает» дигән лозунгларга ышанучылар аз. Тик реклама өлкәсендә эшләүчеләрне моның белән генә җиңеп булмый, алар яңадан-яңа акцияләр уйлап табып торалар. Аларның бүгенге көндә иң популяр булганы - «наклейка»лар өләшү. Шул ябышкак кәгазьләрне җыеп ябыштырып, бушка дип әйтерлек башка нәрсәгә алыштырасың. Мин бер тапкыр ярты бәясенә электр иттарткычы алган идем, ярап куйды тагын үзе.

Әле күптән түгел генә халык «наклейка»лар җыеп пычакларга алыштыру белән җенләнде. Интернетны ачсаң, шул «наклейка»ларны сораналар. Пычакларның сыйфатын белмим, мин ул «наклейка»ларны җыймадым. Сүзем дә ул турыда түгел, ә «наклейка»ларны бирергә тиеш сатучылар хакында. Сорап алмасаң, кайберләре биреп тормый ул «наклейка» дигән нәрсәне. Ярар, кибеткә даими йөрүчеләр бар яңалыкны да белеп торалардыр. Ә минем кебек өендә бер ашар нәрсәсе калмагач кына кибеткә юл тотучылар нишләргә тиеш? Менә әле бу юлы да бар запасларны кырып-себереп бетергәч кенә шәһәребездәге бер зур кибеткә киттем. Алган әйберләрем өч мең сум чамасы булды. Өйгә кайткач иркенләп карармын дип чекны кесәгә салып куйдым. Кайтып әйберләрне урнаштыргач, ашап-эчкәч, теге чек искә төште. Мин инде аны чүп чиләгенә бәргән идем, кире казып чыгардым. Ә чекның башында ук кичәге көннеке, бүген һәм иртәгә фәлән-фәлән нәрсәгә ташламалар бар дип язылган. Сез әйтегез әле менә, бәлки мин үзем надандыр, кибеттән әйбер алып чыккач ул ташламалар турында мәгълүмат кирәкме инде миңа. Нигә күзгә керерлек итеп, кибет ишегенә язып элеп куймыйлар бу хакта! Килешәм, кайбер кибетләр шулай эшлиләр дә. Чөнки гипер, супермаркетлар, кечкенә кибетләр адым саен, ә халыкның күпчелеге сумын гына түгел, тиенен дә экономияләргә тырыша.

Ярар, монысына ачуланып, чекның ахырын карыйм. Анда тагын бер сюрприз! Бу алган әйберләрегез өчен сезгә өч картамы-купонмы тиеш дип язылган. Аларны җыярга кирәклеге хакында да искәртергә онытмаганнар, рәхмәт төшкерләре! Ә кассада акча түләгәндә бу турыда сүз әйтүче булмады, мин аны каян белергә тиеш инде, җә? Монысы бер хәл, ә ул миңа тиешле «наклейка»лар кая китә! Әйтәм аны Интернетта: «Наклейкаларны фәлән нәрсәгә, төгән нәрсәгә алмаштырам» дип язып яталар! Кем белә, бәлки шул сатучылар кабат эшлидер моны. Яки дус-ишләренә бирә. Менә аңладым инде хәзер пычак алыр өчен наклейкаларны ничек җыярга кирәклекне. Интернетка кереп шоколадка яки сабынга алмаштырып аласы икән аларны. «Век живи, век учись» диләрме әле. Хәзер инде үҗәтләнеп «гадкий я» дигән карталарны җыя башладым. Берни аңламасам да, бирмим әле берсенә дә, пычагым, калсын үземдә. Ачуымны китердегез чөнки.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X