Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алай да, болай да – бер

«Җылылык өчен бик күп түләргә килә. Өйдә шәхси исәпләү җиһазлары куйдырсак, түләү азрак булырга мөмкинме? Алинә Галимуллина»

Сорауга торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Олег Егоров җавап бирде:

– Мондый исәпләү җиһазлары куйдыру мөмкин. Ләкин йортта гомуми исәпләү җиһазы булырга һәм шәхси җиһазлар фатирларның 50 процентында куелырга тиеш. Алай да, бу вакытта да җылылык өчен түләү әлләни үзгәрмәячәк. Бер яктан, бәя кимесә, икенче яктан, ОДН артачак. Нәтиҗәдә, шул ук күрсәткеч килеп чыгачак. Хәзерге вакытта төзелүче яңа йортларда шәхси исәпләү җиһазлары куела, ләкин киләчәктә авырлыклар туарга мөмкин. Әйтик, кемдер, күрсәткечләре турында хәбәр итми икән, норматив буенча түләргә туры киләчәк. Анда да ОДН өчен барысы да түләячәк, чөнки подъезд, подвал җылытылуын онытмагыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев