Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алар үз өлешләрен керттеләр

Быел юбилейлар елы булды. НТР медиахолдингы төркеменә кергән өч мәгълүмат чарасының «туган көн»нәрен билгеләп уздык. Безнең «Туган як» газетасының оешуына – 30 ел, шулай ук «Нижнекамская правда» газетасы да үзенең ярты гасырлык юбилеен үткәрде һәм, әлбәттә, НТР компаниясе оешуга да 25 ел булды.

Бу уңайдан, НТР медиахолдингы әлеге массакүләм мәгълүмат чараларына багышлап музей оештырыга карар кылды. Моның өчен телевидение һәм газеталар тарихына кагылышлы экспонатлар җыярга кирәк иде. Бу эштә медиахолдингта эшләүче һәркем катнашты. Экспонатларны бөртекләп, берәмтекләп җыйдык. Әлеге эштә ярдәм күрсәткән, музейга экспонатлар тапшырып, андагы күргәзмәләрне баетуда үзләреннән зур өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт!
Шәһәребездәге «Гүзәл» по-лиграфия-нәшрият үзәге директоры Әдис Сөләйманов шундый ярдәмчеләрнең берсе булды. Әлеге эштә булышуын үтенеп мөрәҗәгать итүгә үк, ул музей өчен мөһим экспонатлар: кул белән текст җыю өчен форма, клишелар, линотипта кургаштан коелып җыелган текст юллары бирде.
Шунысын да искәртү урынлы булыр: әле «Туган як» чыга башлаган 1990 елларда, ул чакта газетабыз басыла торган шәһәр типографиясенең директоры да, соңыннан 2000 елларда, газета «Гүзәл» типографиясендә басыла башлагач, аның директоры да шулай ук Әдис Кариевич иде. Ул редакция коллективы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торды.
Текстларны кул белән һәм линотиплар ярдәмендә җыю – басма мәгълүматны күбәйтү технологияләренең инде күптән тарихта гына калган төре. Полиграфиягә компьютер технологиясе килеп кергәч, алар кулланылмый башлады. Димәк, кул ярдәмендә башкарыла торган технологияләргә кагылган полиграфия җиһазларының да урыны хәзер, чыннан да, музейларда гына.
Технология үзе күптән гамәлдән чыккан кебек, алар ярдәмендә эшли белүче типография хез-мәткәрләре дә хәзер бик аз, алар күптән лаеклы ялда. «Гүзәл» ти-пографиясендә әлеге көнгәчә эшләүче Нәбирә Иванова исә узган гасырның 90 нчы елларыннан ук типографиядә хезмәт куючы әнә шундый сирәк һөнәр ияләренең берсе. Музейга бүләк ителгән формадагы текстны, элекке технология белән – һәр хәрефне аерым-аерым тезеп, нәкъ менә ул җыйды. Аңа да рәхмәтлебез!
Шулай ук, музейга газета чыгару хезмәтенә кагылышлы экспонатлар җыюда ярдәм иткән «Ваша газета» редакторы Татьяна Астафьевага, шул ук газета хәбәрчесе Газимҗан Сабировка һ.б. да рәхмәтебез зур.

Фәрит Имамов
 И.Шалафаев һәм автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев