Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Акча бирелә – эшләрен көтәбез

2019 елда Түбән Каманы төзүгә һәм төзекләндерүгә 4 миллиард сумнан артык акча биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җиткерде.

Акчаның күп өлеше 45 нче микрорайонда мәктәп, 35 нче һәм 49 нчы микрорайоннарда балалар бакчалары төзүгә китәчәк. Мәктәп 800 укучыга белем бирүгә, ә мәктәпкәчә учреждениеләрнең һәрберсе 260 балага исәпләнгән. Биналарны төзеп, җиһазландыруга сарыф ителәсе акча 1 миллиард сум тирәсе тәшкил итә. Бу акча Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелә. 
Акчаның 160 миллион сумнан артыгы Бөек Җиңү монументын һәм Б.Урманче урамын төзекләндерүгә, Кама Аланы экопаркын һәм Зур Афанаста сквер төзүгә китәчәк. 140 миллион сумга политехник көллият нигезендә барлыкка килгән ресурс үзәген яңартачаклар, 100 миллионга Т.Миңнуллин исемендәге татар драма театрын төзекләндерү планлаштырыла. 120 миллион сум 17 нче, 42 нче һәм Афанас авылындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау өчен кирәк. 90 миллион сумга 10 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы түбәләре ябылачак. Шулай ук Түбән Камада волейбол һәм баскетбол уйнау, тренажерлар, хоккей уйнау мәйданчыклары төзеләчәк. «Балкыш» балаларның вакытлыча яшәү үзәген, дүрт ишегалды клубын, «Кама» лагере корпусын һәм ашханәсен, авыл хуҗалыгы идарәсен төзекләндерү, ашыгыч ярдәм станциясендә ремонт эшләрен тәмамлау да күздә тотыла.
Районга килгәндә, быел Афанас авылының мәдәният йорты, Сухрауда башкарма комитет бинасы, психоневрология интернаты, Кама Аланында «Алан» яшьләр үзәге яңартылачак. Республика программасы кысаларында, Благодатная авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелер дип көтелә. 
Шәһәр йортларын төзекләндерүгә 1 миллиард сум тирәсе кертеләчәк. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин әйтүенчә, төп чыгымнар: якынча 600 миллион сумга торак йортларга капиталь ремонт ясау планлаштырыла, 125 йортның 15 ендә суүткәргеч система алыштырылачак, 48 ендә – җылылык белән тәэмин итү системасы, 16 сында – канализация, 29 ында электр үткәргеч система төзекләндереләчәк. Шулай ук 27 йортта яңа лифтлар кую, 44 ендә яңа түбә җәю, 30 ының түбәсенә ремонт ясау күздә тотыла. Быел ук 575 подъезд да тәртипкә китереләчәк. Моңа 192 миллион сум кирәк: тәрәзәләрнең агач рамнарын пластикка алыштырачаклар, керү ишекләре дә нык һәм җылы булачак, яңа почта тартмалары куелачак, үткәргеч тимерчыбыклар кабель-каналларга яшереләчәк һ.б. Иске 60 йортта кайнар су көйләү өчен 22 миллион сум тотылыр. Нәтиҗәдә, краннан кайнар су акканын көтеп торырга туры килмәячәк. 2010 елдан башлап, заманча системаны 243 йортта урнаштырганнар, 2019 елдан соң тагын 22 йорт кала. 
Йортларга игътибар биреп, балалар турында да онытмаска кирәк. Түбән Кама ишегалларында 19 яңа балалар мәйданчыгы урнашачак. Бакча ширкәтләрендә юлларны төзекләндерү, трансформаторларны алыштыру, контейнерлар кую һ.б. эшләр быел да дәвам итәр. Моннан кала быел 25 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла. Кешеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, шәһәр зиратын тәртипкә китерәчәкләр. 
Быел башкарыласы эшләр күп. Хакимият вәгъдә иткән эшләр тормышка ашырылыр дип өметләник.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев