Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Адәм кадерен кем белер?

Аягын сындырып, ярдәмгә чакырган түбәнкамалыга такси йөртүчеләр дә, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә ярдәм итмәгән.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәрчесенә ирне күргән шаһит сөйләгән. Рафаэль Нурмөхәммәдов (шаһит исеме) әйтүенчә, сәгать төнге икеләр тирәсендә, ул балконда басып торганда, ярдәм сораучы бер егетне күргән.
Шинчылар урамындагы 27 йорт янында аягына баса алмыйча елап торган 19 яшьлек Павелдан берничә метр арада ЮХИДИ машинасы да булган. Әмма хокук сакчылары аның янына килмәгән.
Егет эштән кайтканда, Тынычлык урамында таеп китеп егылган һәм аягын сындырган икән. Ике тапкыр такси машинасын туктаткан, әмма йөртүчеләр акчасы булмавын ишетүгә, китеп барган. Павел туганнарына шалтыратыр иде – телефонында «зарядка» беткән.
Рафаэль аңа басарга ярдәм итеп, подъезд төбендәге эскәмиягә кадәр алып килеп утырткан һәм зыян күрүченең туганнарына телефоннан шалтыраткан. Алар килеп, Павелны травмпунктка алып киткәннәр, ә иртән шалтыратып, ярдәме өчен рәхмәт әйткәннәр. Егетнең үкчәсе сынган булган икән.
ЮХИДИ пропаганда хезмәте бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова хокук сакчыларының ярдәмгә килмәве турындагы гаепләүгә:
– Тикшерү күрсәткәнчә, ЮХИДИ экипажы зыян күрүчедән 350-400 метр ераклыкта булганлыктан, ярдәм сораучыны һәм җирдә ятучы ирне күрмәгән. Бу вакыттта хокук сакчылары руль артына исерек килеш утырган йөртүчегә беркетмә төзегән. Моннан кала, шунысын да искәртеп узасы килә, ЮХИДИ инспекторлары гражданнарга һәрчак ярдәмгә килергә әзер, – дип аңлаткан.
Зыян күрүче исә боларны анык хәтерләми. Әмма битараф такси йөртүчеләргә хәтере калган.
– Аларны үз урынымда күрергә теләр идем. Мин кичергәнне кичерсәләр иде, – дип тели Павел Завалов.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев