Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ачык йөз белән каршы алабыз

Алсу Вәгыйзовага нибары 22 яшь, ул кияүдә түгел әле. Ә менә өйләнешүчеләрне күп күргән, чөнки Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасында (ЗАГС) теркәүче булып эшли. Күптән түгел ул Энгельс шәһәрендә узган Идел буе Федераль округының һөнәри осталык бәйгесендә «Тантаналы йолаларны иң яхшы алып баручы» исеменә ия булган. Бәйге Гражданлык...

Алсу Вәгыйзовага нибары 22 яшь, ул кияүдә түгел әле. Ә менә өйләнешүчеләрне күп күргән, чөнки Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасында (ЗАГС) теркәүче булып эшли. Күптән түгел ул Энгельс шәһәрендә узган Идел буе Федераль округының һөнәри осталык бәйгесендә «Тантаналы йолаларны иң яхшы алып баручы» исеменә ия булган.
 
Бәйге Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасының 100 еллыгына багышланган форум кысаларында оештырылган. Идел буе округыннан барлыгы 10 белгеч катнашкан.
- Җиңел булмады, чөнки мин иң яше идем, - ди Алсу. - Бу өлкәдә 13-20 ел эшләүчеләр дә бар иде. Һәр белгеч - үз төбәгендә яң яхшысы. Бәйге ике турдан торган. Беренчесендә теркәүчеләрнең көтелмәгән ситуацияләрдә үз-үзләрен тотышлары сыналган.
 
Алсуга селфи белән мавыгучы пар туры килгән, ягъни алар үзләрен туктаусыз фотога төшерәләр. Кыз югалып калмаган, яшьләрне тынычландырган. Икенче турда һәр бәйгече бу көн-не өйләнешүчеләрне теркәү тантанасын уздырган. Алсуның үз-үзен тотышы, сөйләме, осталыгы жюри әгъзаларын битараф калдырмаган. Нәтиҗәдә, ул җиңүгә ирешкән. Алсу Вәгыйзова биредә бер ел эшли. Узган елда «Чибәркәй» бәйгесендә катнашып, беренчелекне яулаган кызны Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасы начальнигы Бэлла Махотина күреп алып, эш тәкъдим иткән.
 
- Мин кечкенәдән шигырь сөйләү конкурсларында катнашып килдем, сәхнәдә төрле чаралар алып бара идем, шуңа күрә әлеге өлкә миңа якын, - дип аңлата кыз. - Дөрес, аерма бар. Әмма тиз ияләштем. Бер үк сценарий буенча эшләмибез, текстларны үзгәртеп торабыз.Тантанада 10-15 минут эчендә һәр пар өчен уртак тормыш башлана, яңа гаилә туа. Төрле көтел-мәгән хәлләр дә булгалый. Селфи белән мавыгучылар була, кунаклар арасында тавышланучылар очрый. Кайберәүләр: «Сез өйләнергә ризамы?» - дигән сорауга: «Юк... дияргә йөрәгем кушмый», - дип шаяртып куя. Бүгенге көндә туйларны төрле cтильдә уздыру модага кереп бара. Алсуның кара, кызыл һ.б. төстәге күлмәк, хәтта күн куртка кигән «рокер» кәләшләрне күргәне бар. Кайбер туйлар бал стилендә дә була - кунаклар узган гасыр башында модалы булган купшы итәкле күлмәкләр һәм эшләпәләр кия. «Бер төс» стиле буенча, барлык кунак бөртөрле итеп киенергә тиеш, мисал өчен, барлык хатын-кызлар - кызыл күлмәкләрдән. Туйларын Европа кинофильмындагыча уздырырга теләүчеләр дә бар: залга башта кияү керә, аннары - әтисен култыклаган кәләш. Артык озын итәкле күлмәк киючеләр дә була - шлейфны, шулай ук, кинодагыча бер бала тотып керә.
 
- Без боларның барысына да күнектек, шуңа күрә бер дә гаҗәпләнмибез, яшьләрне һәрчак ачык йөз белән каршы алырга тырышабыз, - ди Алсу. - Ә менә өлкән яшьтәге парлар, киресенчә, бераз ояла. Мәхәббәт яшькә карамый, дип юкка әйтмиләр бит. Мөселман парларны теркәгәндә, сценарийга үзгәртүләр кертелергә мөмкин: аларга «бер-берегезне үбеп котлагыз» дип әйтү ярамый, кайберәүләр музыка яңгы-ратмауны сорый.Яшьләр бигрәк тә җәй айларында активлаша, көненә 20гә кадәр пар язылыша. 14 февральдә - Гашыйклар көнендә гаилә корырга теләүчеләр бар. Бик күпләр матур даталарны махсус сайлый. 2017 елның 7 июлендә Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасы кичке сәгать 9га кадәр эшләячәк. 17 июль дүшәмбе булса да (оешманың ял көне), язылышырга теләүчеләрне кабул итәргә карар ителде. Ул көнне якынча 40 пар теркәләчәк. Әмма оешма гаилә кору урыны гына түгел, биредә балага исем кушу тантанасы да уздырыла. 50, 55, хәтта 60 ел бер-берсеннән аерылмыйча, бер-берсенә терәк булып яшәүче гаиләләр дә чакырыла. Алар өчен бәйрәм уздырыла. «Кияү» белән «кәләш» Почет китабына имзаларын куя. Чын туйдагыча, араларында бер-берсенә балдаклар кидерүчеләр бар. Менә шундый ул - теркәүче эше. Дөрес, авыр, ләкин, Алсу әйтмешли, хезмәтеңне яратасың икән - булдырасың.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев