Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда барлыгы 30 авыру очрагы теркәлгән

27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Камада коронавирус йогышы авыруының 3 яңа очрагы ачыкланган.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин коронавирус белән хәлне “стабиль киеренке, әмма күзәтү астына алынган” дип билгеләде.

Күпчелек очрак – “контаклы”, ягъни чирләүчеләрдән йоктырганнар. Ә бу инде үзизоляция режимын саклау мөһимлегенең тагын бер дәлиле булып тора. Татарстанда бүген тагын 70 авыру ачыкланды, чирләүчеләрнең гомуми саны 630дан арткан, 75 кеше савыккан. Коронавирус очракларының иң күбесе Казанда ачыкланган, икенче урында – Яр Чаллы. Түбән Кама 4 нче урында тора.

“Күзәтү астында булучылар арасында чит илдән кайтучылар юк. Шул ук вакытта башка төбәкләрдән, бигрәк тә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтучылар исәпкә куелган. “Бигеш” аэропортында да профилактик чаралар күрелә: кайтучыларның һәм экипажларның тән температурасын үлчиләр, тикшерәләр”, – диде “Роспотребнадзор” начальнигы Рөстәм Изиятуллин.

Татарстанда беренче COVID-19 очрагы 17 мартта теркәлсә, шәһәребездә бер ай узгач кына ачыкланган. Түбән Камада коронавирус белән авыручыларның 15 процентында ул тын юлларының кискен инфекциясе билгеләре белән, 22 процентында пневмония буларак уза, 63 процентында билгеләр бөтенләй күзәтелми. Түбән Кама районы чирләүчеләрнең саны буенча республикада 20 нче урында тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев