Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

20 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр Түбән Кама һәм Тукай районнарында автомобиль юллары ябылачак

Түбән Камада “Зәй – Сухрау”, Тукай районында “Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” трассасындагы юл участоклары ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама районында 23 км дан 28,6 км га кадәр участокта «Зәй – Сухрау» юлы ябылачак. Бу урыннан йөрүчеләргә «Зәй - Сухрау» - Болгар һәм «Чистай - Түбән Кама» - Кызыл Чапчак – Югары Чаллы автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Шулай ук Тукай районында «Яр Чаллы – Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлының 5,8 километрдан 9,8 километрга кадәр участогы ябылачак. Урап узу өчен, автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» - Түбән Кама һәм муниципаль әһәмияттәге Яр Чаллы - Түбән Кама - Южная юлы тәкъдим ителә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X