Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

18 июньдә эшмәкәрләр өчен Бердәм ачык ишекләр көне үтәчәк

Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Түбән Кама җирле бүлеге эшмәкәрләрне кабул итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре! - дип мөрәҗәгать итә оештыручылар. - Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмау өчен иң яхшы ысул!"

Чара 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә үтә. Covid-19 таралуны кисәтү максатыннан, эшкуарларны кабул итү түбәндәге телефон номерлары аша алдан язылу буенча алып барыла: 42-51-27, 41-55-50.

Консультациягә язылган эшмәкәрләрне кабул итү шәһәрнең Актүбә урамы 18 нче йортында 5 нче кабинетта уза. Кабул итүгә килгәндә, битлек-перчатклардан булу мәҗбүри.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев