Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

1 сентябрьдә беренче сыйныф укучылары трамвайда бушлай йөриячәк

Көзнең беренче көнендә яшь шәһәрлеләр өчен беренче тапкыр «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» акциясе үткәреләчәк.

 1 сентябрьдә Түбән Камада барлык беренче сыйныф укучылары өчен автобуста һәм трамвайда бушлай йөрү оештырылачак. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә

Яңа уку елында Түбән Камада мәктәп парталары артына 4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак.

Түбән Кама районы Башкарма комитетының җәмәгать транспорты бүлеге баш белгече Илназ Баймөхәммәтов көзнең беренче көнендә яшь шәһәрлеләр өчен беренче тапкыр «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» акциясе уздырылачагы турында сөйләде.

«Шәһәр маршрутлары автобусы һәм трамвае беренче сыйныф укучыларын көне буе бушлай йөртәчәк. Акциягә «НПАТП», «Альбатрос» һәм «Горэлектротранспорт» оешмалары кушылды», — дип ачыклык кертте Илназ Баймөхәммәтов.

Баш белгеч сүзләренчә, җәмәгать транспорты саны артуы көтелә, бу автобус маршрутларының вакытлы интервалын кыскартуга уңай йогынты ясаячак.

Фото https://ntr-24.ru/сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X