Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Заманча һәм уңайлы булачак

Красный Ключ поселогы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. 1977 елда ачылган бина соңгы мәртәбә 20 ел элек яңартылган. Бу ремонт вакытында аның тышы да, эче дә танымаслык булып үзгәрәчәк, диләр эшчеләр. Төзекләндерү республика программасы нигезендә башкарыла. Моның өчен бюджеттан 17 миллион 569 мең сум бүлеп бирелгән. Ә менә...

Красный Ключ поселогы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. 1977 елда ачылган бина соңгы мәртәбә 20 ел элек яңартылган. Бу ремонт вакытында аның тышы да, эче дә танымаслык булып үзгәрәчәк, диләр эшчеләр.
Төзекләндерү республика программасы нигезендә башкарыла. Моның өчен бюджеттан 17 миллион 569 мең сум бүлеп бирелгән. Ә менә төрле җиһазлар, мебель сатып алу, техника белән тәэмин итү белән бәйле өстәмә чыгымнарны Түбән Кама хакимияте күтәрәчәк.
Залда Совет заманында ук ясалган бизәкләрне җимермәгәннәр, киресенчә, яңартканнар. Яңа интерьерга туры килеп тора, диләр. Мәдәният йортында төрле студияләр ачылыр, зур концертлар булыр, җирле артистлар репетицияләр ясар дип планлаштырыла. Зур булмаган чаралар аерым кечкенә залда оештырылачак. Бию белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен көзгеле зал булдыру каралган. Мәдәният йорты бинасына китапханә дә күчереләчәк. Биредә шигъриятне яратучылар өчен кичәләр үтәчәк. Кул эшләре белән мавыгучы хуҗабикәләрнең остаханәләренә дә урын бар.
Түбән Кама мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина әйтүенчә, мәдәният йортында еш кына зур фестивальләр һәм концертлар узачак. Шушы бинада эшләгән яшь тамашачы театры шәһәргә күченгәч, аннан калган берничә бүлмәне артистларга бизәнеп киенү өчен бирәчәкләр.
270 кеше сыйдырышлы залда заманча музыка һәм яктыртучы җиһазлар урнаштырылачак. Планда - кино күрсәтү җиһазлары сатып алу өчен грант оту.
Шул ук вакытта янгынга каршы системага да зур игътибар бирелә, белгечләр барлык куркынычсызлык таләпләре үтәләчәк дип вәгъдә бирә. Красный Ключ мәдәният йорты үз ишекләрен, Республика көне уңаеннан, августта ачып җибәрәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев