Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлыйбыз!

Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары һәм кулына каләм алган яшь белгечләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугаты көне белән ихлас котлыйм! Түбән Кама муниципаль районында матбугат хезмәтенә бүгенге көндә аерым мөнәсәбәт урнашты. Бездә гаммәви мәгълүмат чараларына ышаныч белән карыйлар, фикерләрен игътибарга алалар, еш кына...

Хөрмәтле гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары һәм кулына каләм алган яшь белгечләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугаты көне белән ихлас котлыйм!
Түбән Кама муниципаль районында матбугат хезмәтенә бүгенге көндә аерым мөнәсәбәт урнашты. Бездә гаммәви мәгълүмат чараларына ышаныч белән карыйлар, фикерләрен игътибарга алалар, еш кына аларның сүзләре җәмәгатьчелек кәефен дә билгели. Бу уңайдан, Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чаралары шәһәр һәм районыбызда, республика һәм илебездә барган вакыйгаларны дөрес тоемлап һәм бәяләп, нигезле һәм гадел мәгълүмат чыганагы булып торалар.
Безнең матбугат хөкү-мәт һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрдә ышанычлы арадашчы булып тора. Түбән Кама журналистлары безгә халык авазын ишетеп, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә, җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга булыша. Бүгенге көндә бездә уңай журналистлык мохите формалашты: бу -әлеге тармакның шәһәребезгә һәрчак дан китерүче, тиңе булмаган кадрлары. Хәзерге вакытта алар ярдәме белән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең яңа буыны формалаша, аларның һөнәри осталыгы чарлана.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, үз тормышын мәгълүмати киңлекләр белән бәйләгән һәркемгә - журналистларга, полиграфия хезмәткәрләренә, әлеге тармак ветераннарына һәм эш башлаучы хезмәткәрләргә - һәммәгезгә дә яңа иҗади үрләр, истә калырлык үзенчәлекле проектлар, укучылар ышанычы, җаваплы һәм кызыклы эшегездә зур уңышлар телим.
Айдар Метшин,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев