Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Җидегән чишмә» моңы китап битләреннән агыла...

Ниһаять, «Җидегән чишмә» китабы дөнья күрде. Басма бик саллы чыккан: тышкы бизәлеше матур, эчтәлеге бай. Чыгару эшенә Татар конгрессы алынды, нәшер ителүендә иганәчеләр ярдәме кергән. Әдәби-музыкаль берләшмә эшчәнлеге нинди чыганаклар буенча яктыртыла, иркен сатуда булачакмы? Җавапларны китап әзерләүдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр Советы депутаты Р.Ганиев,...

Ниһаять, «Җидегән чишмә» китабы дөнья күрде. Басма бик саллы чыккан: тышкы бизәлеше матур, эчтәлеге бай. Чыгару эшенә Татар конгрессы алынды, нәшер ителүендә иганәчеләр ярдәме кергән. Әдәби-музыкаль берләшмә эшчәнлеге нинди чыганаклар буенча яктыртыла, иркен сатуда булачакмы? Җавапларны китап әзерләүдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр Советы депутаты Р.Ганиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А.Хәмзин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Мөхәммәтшин белән әңгәмә барышында ачыкладык.
- Бу җаваплы эшкә ничек алындыгыз? Кемнәр җәлеп ителде?
Рөстәм Ганиев. 2017 ел «Җидегән чишмә» елъязмасына истәлекле китап белән кереп калачак. Кызганыч, әдәби-музы-каль берләшмә эшчәнлегенә нигез салган Наил Нуретдинов, Рахмай Хисмәтуллин, Мәсгут Сибгатов, Азат Зыятдинов кебек татар зыялылары күрә алмадылар, үзләре дә инде тарихта калды. Сибгат Хәким, Сара Садыйкова, Риза Ишморат беренче кичәләрдән алган сокланулары турында Казан буйлап сөйләп йөргәннәр. Шулай, «Җидегән чишмә»нең даны тиз тарала, чөнки кичәләрендә күренекле әдипләрне, сәнгать әһелләрен нәкъ менә иҗатлары чәчәк аткан чорда халык белән очраштыра ул. Истәлекле хатирәләрне туплап басмага әзерләү эшен фикердәшләрем бик хуплады. Тормышта шулай бит ул: ризалык белдерүчеләр байтак булса да, җиң сызганып эшкә алынучылар берничә генә кала. Алмаз Хәмзин чыганакларда күп казынды, табылган язмаларны һәм фотоларны компьютер калыбына кертүдә аның энесе Айдар Хәмзин бик нык булышты, ә фотоархив материалларын алыр өчен Халык иҗаты йортына мөрәҗәгать иттек.
Фотода: Сара Садыйкова һәм Мәсгут Сибгатов.
- Әзер тупламаны бастыруга җәй башында ук җибәрсәгез дә, китапның беренче данәсен октябрьдә генә алып кайттыгыз. Каршылыклар булдымы?
Рөстәм Ганиев. Бу китапны чыгару нияте күптән туган иде инде. Соңгы ике ел буе иганәчеләр эзләдем. 392 битле мең ярым данә китапны беркем дә бушка бастырып бирми. Казандагы нәшриятта әзер булгач та, акча җибәреп бетерә алмаганга күрә, типографиядә ятты. Рәсми хатлар яздык, ул вакытта «Татнефть-Нефтехим» ИК» җитәкчелегеннән Әнвәр Вахитов үтенечебезне җавапсыз калдырмады. Татар эшмәкәрләре арасында милләтебезгә би-тараф булмаган асыл ир-егетләребез бар әле, рәхмәт аларга. Мәхмүт Гатин («Татэлектромонтаж» ААҖ), Рафис Мостафин («Рамус» сәүдә үзәге), Илдар Нуретдинов («ВК-иЭХ» АҖ), Рифгать Вәлиев («Термостепс» ААҖ») ярдәм иттеләр. Калган сумма да җыелыр дип уйлыйм.
- Алмаз Хәмзин исеме безгә күренекле язучы буларак та, артист, музыкант сәләтләре белән дә яхшы таныш, безнең якташыбыз да әле. Бу эшкә риза булуыгызга үкенмәдегезме, күп вакытны алгандыр?
Алмаз Хәмзин. Үзем шушы төбәктән, Ташлык авылыннан булганга, «Җидегән чишмә» турында бик хәбәрдар мин. Чакырсалар, кыстатмыйм, гармуным белән сәхнә түренә чыгу, иҗатым белән таныштыру - үзе бер бәхет. Кичәләрне оештыру бик мәшәкатьле. Сценарий язу, сәхнә бизәү, артистларны чакыру, аларны алып килеп урнаштыру һәм башка эшләрне хәл итүгә зур бер төркем алынганда гына нәтиҗәсе куанычлы.
Шул сәхнә «кухня»сын яхшы белгәнгә, мәгълүмат белән эшләүдә тәҗрибәм җитәрлек булганга, бик теләп һәм кызыксынып алындым бу китапка.
- Күп еллар «Казан утлары» журналында эшләдегез. Китап чыгару нечкәлекләре дә сезгә мәгълүм. Бу очракта нидән башладыгыз?
Алмаз Хәмзин. Архивлардан, китапханәләрдән башладым. Елдан артык вакыт китте, 1982 елдан башлап басылып чыккан бар чыганаклар белән танышып чыктым. Рахмай Хисмәтуллинның «Кыйбла җиле» китабында уй-фикерләре шулкадәр оста бирелә, бераз өлешен үзгәртмичә кертергә булдык. Азат ага Зыятдинов белән берничә тапкыр утырып сөйләштек. Һәр сүзен искә төшерәм, хатирәләре берничә китапка да сыймас. Бик хуплады безнең ниятне. Әдәби-музыкаль берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан Шәмси Закиров, Илдус Сәлимов, Флүр Гайнемөхәммәтов, Рөстәм Галиев, Илһам Хисматуллин белән очраштым. Китапның эчтәлеге унбер өлештән тора. Матбугатта чыккан җитмештән артык мәкалә алдык. Очрашуларга язылган җиде сценарийны керттек, истәлеге ягыннан бик мөһим алар.
- Керми калмасын дигән кызыклы фактлар күп очрагандыр?
Алмаз Хәмзин. Йөзләрчә кичәләрнең һәрберсе аерым вакыйга итеп сөйләрлек. Безнекеләр генә түгел, ә башкорт халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр чыгыш ясадылар. Казах, кыргыз язучылары да катнашканнар иде. 88 яшьлек Бакый ага сәхнәдә «Ончы Фәхри» дигән халык җырын башкарды, бу үзе генә дә сокланырлык. Азат Зыятдинов 1996 елда чыккан бер мәкаләсендә: «20 ел Бакый ага белән аралаштым, аның бөеклеген аңладым. Күрмәгән булсам, зыялылыкның нәрсә икәнлеген аңламаган да булыр идем» , - дип яза. Сәнгать, әдәбият олпатлары җиткергән аерым фикерләр бүген шигарь итеп кулланырлык. Бу китапны кулга алгач, тамашачылар арасында да күңел түренә кереп калган мизгелләрне, бай сөйләмне, хәтта көйләр моңын искә төшерүчеләр булыр әле.
- Чыганаклар белән эшләү бер, әле тупламаны эшкәртергә дә кирәк. Төп эшегездән соң кичләрен утырдыгызмы?
Алмаз Хәмзин. О-о, монысы аерым бер хикмәт. 2016 ел ахырында бер машина багажнигы тулы язмаларымны Айдар энекәшкә алып кайтып тапшырдым. Минем бәхеткә димме, һөнәре инженер булганга, компьютер гамәлләренә бик оста ул. Текст, дизайн өстендә эшләгәндә, үзе дә «Җидегән чишмә» дөньясына кереп чумган. Башлап йөрүчеләр турында зур ихтирам белән сөйли хәзер. Күпме хезмәт куелган, нинди зур рухи мирас калдырганнар! Бер кичәдән соң татар әдибе Мөхәммәт Мәһдиев әйткән бит: «Сез, егетләр, нинди зур эш башкарганны үзегез дә белмисез әле. Киләчәктә бу турыда китаплар язачаклар, сезнең бу фидакарьлелек мәдәниятебезнең тарихына керәчәк әле». Әйткәннәре тормышка ашты. 656 фото керттек, ә архив белән Халык иҗаты йорты ярдәм итте.
- Аларны сайлау, әзерләү ничек барды?
Мингали Мөхәммәтшин. Фотосурәтләрнең кайберсе язмасыз, вакытын ачыкларга туры килде. Кайчандыр бездә «Җидегән чишмә» музей бүлмәсе бар иде. Шуннан калган ядкарьләрне Флүр Гайнемөхәммәтов, Фәтхулла Абдуллин белән өйрәнеп утырдык, иң әһәмиятлеләрен сайладык. Фәтхулла аганың хәтере яхшы: күп исемнәрне белә, 1981 елның 13 декабрендә беренче кичә булганын да әйтеп бирде. Ул бит сценарийлар да язган. 90нчы еллар уртасыннан алып ВТС кичәләр турында зур тапшырулар күрсәтә иде.
- Телевидениедә техника тиз алга китә, ә кассеталар форматы (ВХС тан алып, дискларга кадәр) алышынып торганга, архив туплау мөмкинлеге юк иде. Кайбер кичәләрне Мөнәвир Галимуллин күчереп яздырды. Аңа чыга алдыгызмы?
Мингали Мөхәммәтшин. Чын эзтабарларга әйләндек. Казанга барып алдык. Күп еллар «Нефтехим»ның җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсен җитәкләгән М.Галимуллин кичәләрне оештыруда, кунакларны алып килүдә бик актив катнаша иде. Истәлекле фактларның барысы да архивта чагылыш тапмаган, бүгенге кебек кесә телефонына төшереп йөрмәдек бит әле ул вакытларда. Якташлар җәмгыятьләре дә үз кичәләрен «Җидегән чишмә» калыбында үткәрә иде. Мәсәлән, мөслимлеләр очрашуында Илһам Шакировның Советлар Союзы Герое Илдар Маннановны кочаклап елаганын әле дә искә төшерүчеләр бар. Мәшһүр җырчы каһарман батырны күрү турында яшь чактан ук хыялланган икән.
- Әдәбият дәресләре өчен һәм туган як тарихы белән кызыксынучыларга әсбап булырлык «Җидегән чишмә» китабын түбәнкамалылар кайдан таба алыр икән?
Рөстәм Ганиев. Истәлекле хатирәләр киләчәккә калсын дигән максаттан чыгарылды бу китап. Китапханәләргә таратырга ниятлибез, «Җидегән чишмә» кичәләренә, төрле милли чараларга килүчеләр өчен сатуны оештырырга тырышырбыз. Мәгарифтә татар телен саклап калу вәзгыяте киеренке вакытта «Җидегән чишмә» мирасын яшь буынга җиткерү аеруча мөһим. Яңа киңлекләргә чыгара алуыбыз матур традицияләрне алга таба да сакларга өмет өсти.
Әңгәмәне Әлфия ХАФИЗОВА язып алды.
Фотода: Сара Садыйкова һәм Мәсгут Сибгатов.
Фотолар Халык иҗаты йорты фото архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев