Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Тәрбияле бала гына бәхетле була»

Резедә Галәветдин кызы Минһаҗева — бик күп укучыларның сагынып, хөрмәт белән искә ала торган беренче укытучысы.

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне 
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп, 
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән 
Укытучыга, дияр идем, башым иеп. 

Лена Шагыйрьҗан. 

Укытучы! Бу сүзне ишеткәч, һәрберебезнең күңелендә хатирәләр яңара, үзе өчен якын, мөлаем беренче укытучысы күз алдына килә. Шәһәребезнең 31 нче мәктәбендә өч дистәгә якын башлангыч татар сыйныфларында сабыйларга белем бирүче югары квалификацияле укытучы Резедә Галәветдин кызы Минһаҗева — бик күп укучыларның сагынып, хөрмәт белән искә ала торган беренче укытучысы. Ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлый белүче һәм иң кирәкле вакытын белеп ярдәмгә килүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче мөгаллим. Балалар бакчаларыннан килеп, беренче мәртәбә мәктәпкә аяк басуга аларны җылы карашы белән каршы алып, тиз арада сабыйлар күңеленә юл таба белүче остаз ул безнең укытучы.

Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була да алмыйдыр ул. Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән балалар күңеленә ачкыч табып, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятучы Резедә Галәветдин кызы дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Дәресләрендә төрле чаралар кулланып, авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә ала ул. Матур хикәяләр аша балаларда кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. «Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!» — дип еш кабатлый. Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, туган телебездә сөйләшергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Төрле викторина, шигырь бәйрәмнәре, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнаша һәм җиңеп чыга Р. Минһаҗеваның укучылары.

Балаларга терәк, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы гадел укытучыны ата-аналар бик хөрмәт итәләр. Төрле сынаулар аша үтеп, тормышта үз урыннарын тапкан элекке укучылары һәм әти-әниләр Резедә Галәветдин кызына мең рәхмәтләрен җиткерәләр! Аңа сәламәтлек, бәхетле тормыш телиләр.

Сиренә Һадиева
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев