Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Әти-әниләренең дәвамчылары булып...

«Остазлар эзеннән» дип аталган кичә 250 елдан артык гомуми стажлары булган Вагыйзовларның педагогик династиясенә багышланган иде.

Сентябрь ахырында Актаныш районы Такталачык авылында үткән «Остазлар эзеннән» дип аталган кичә 250 елдан артык гомуми стажлары булган Вагыйзовларның педагогик династиясенә багышланган иде. 

Яхъя Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Мәхмүзә апа (хәзер икесе дә мәрхүм) гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаганнар. Яхъя Вагыйзов фидакяр хезмәте өчен «РСФСР мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, күп медальләргә лаек булган. 

Кичә барышында Вагыйзовлар гаиләсе турында бергә эшләгән хезмәттәшләре күп җылы сүзләр әйттеләр, Яхъя абый белән Мәхмүзә апага багышлап җырлар башкардылар. 

Вагыйзовлар династиясенең дәвамчылары да кайткан иде кичәгә. Биш баладан олы кызлары Рәмзия — медицина, уллары Фәрит журналистика өлкәләрен сайласалар, кызлары Фәйрүзә, Рәмилә, Райлә әтиәниләренең юлын дәвам итеп укытучы һөнәрен үз иткәннәр.

Вагыйзовларның икенче кызлары — Фәйрүзә Яхъя кызы 43 ел стажлы педагог. Минзәлә педучилищесында укый, Казан университетында география укытучысы һөнәрен үзләштерә. Сиксәненче еллар азагында ул Түбән Камада эшли башлый. Шәһәрнең 17 нче мәктәбендә география укытып, зур уңышларга ирешә. 

2006 елны Фәйрүзә ханымны Түбән Кама муниципаль институтына эшкә чакыралар, ә өч елдан соң Татарстан мәгариф министрлыгы боерыгы белән Фәйрүзә Яхъя кызы Түбән Кама педагогия көллияте директоры итеп билгеләнә. Үзенең алдынгы педагогик тәҗрибәсен туплап, 2012 елны педагогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсен яклый. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Фәйрүзә Яхъя кызына — Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырыла, Россия Федерациясенең «Һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеме бирелә. 

Вагыйзовларның өченче кызлары Рәмилә, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Тукай районы Кнәз урта мәктәбендә эшли. Рус телле балаларга татар теле укыта. Ул төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Мәскәүдә узган «Иң яхшы укытучы-практик» бәйгесендә «Мин татарча сөйләшәм!» проектын яклап, җиңү яулый. «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, 100 мең сумлык грант ала. Шул ук елны Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек була. 2022 елда «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелә. 

Уллары Фәрит Вагыйзов Казан дәүләт университетында белем алып, «Түбән Кама шин» берләшмәсенең «Шинник» газетасында хәбәрче, күп еллар мөхәррир, аннары «Эфир» телекомпаниясендә программалар директоры вазыйфаларын башкара. Лаеклы ялга чыккач, мәгариф өлкәсенә күчә, Татарстан кадетлар корпусында эшли, бүгенге көндә 11 нче урта мәктәптә татар теле укыта. 1987 елдан Россия журналистлар берлегенә кабул ителә, күп китаплар чыгара, әдәби альманах һәм җыентыкларга автордаш була. 

Кичәнең икенче өлеше Фәрит Вагыйзовның «Күпер колагы кыйссалары» дигән яңа китабын тәкъдим итүгә багышланды. Автор кыскача гына үзенең иҗаты белән таныштырды һәм китабыннан өзекләр укыды. Китап әтиәниләренең якты рухына багышланган, анда алар турында җылы истәлекләр урын алган. Шулай ук туган як, танылган шәхесләр турында язмалар, сәяхәтнамәләр, кыска хикәяләр һәм юморескалар кергән.

Ф. Вагыйзовның иҗатка юлы ничек башлануы һәм мәктәпнең шул чорда эшләгән данлыклы укытучылары турында сыйныфташы Мәүҗидә Гарипова бик тәфсилләп искә алды. Укучылар Фәрит Яхъя улының һәм иҗатташы, Илчебай авылы кызы Рәмзия Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре — берничә китап авторлары Әлфия Сибгатуллина һәм Рәмзия Вәлиева, Р. Гәрәй исемендәге премия һәм «Яшь йөрәкләр» конкурсы лауреаты Инзилә Галиуллина Фәрит абыйны шигъри юллар белән котладылар. 

Түбән Камада гына түгел, Татарстанда да үзенең матур иҗаты белән танылган композитор Илһам Хисмәтуллин барлык кунакларны Укытучылар көне белән котлап, җырлар башкарды. Кичәгә йомгак ясап, Актаныш үзәк китапханәсе методисты Тәминә Шадрина һәм Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Хаҗиев барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Әлфия Сибгатуллина, «Кама таңнары» берләшмәсе әгъзасы
Укытучылар династиясен дәвам итүче Вагыйзовлар: Рәмилә, Фәрит, Фәйрүзә. /Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев