Туган як

Полиция хәбәр итә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 4 май 2018 - 14:46
    Авылдашы була торып...
    Кама Аланында 28 яшьлек талаучы кулга алынган.
    149
    0
    0
  • 24 апрель 2018 - 13:06
    Югалучылар табылган
    «Лента» гипермаркеты артында 66 яшьлек Владимир Суханов мәете табылган.
    183
    0
    0
  • 23 март 2018 - 08:38
    Барыбер тотылган
    Түбән Кама полиция хезмәткәрләре урлауда гаепләнүчене кулга алганнар. Быел гыйнвар-март айларында эчке эшләр идарәсенең дежур частена автомобиль хуҗаларыннан тугыз гариза бирелгән: билгесез кеше промышленность предприятиеләре янында куйган машиналар тәрәзәләрен ватып, салоннан видеорегистраторлар һәм антирадарлар урлаган. Эзләү нәтиҗәсендә, 28 яшьлек түбәнкамалы кулга алынган. Ир урланган әйберләрне комиссион кибетләргә илтеп биргән. Барлык...
    110
    0
    0
  • 16 февраль 2018 - 11:39
    Кансызлыкның соңгы чиге
    Кансызлыкның соңгы чиге Кама Аланы полиция хезмәткәрләре кеше яндыруда гаепләнгән адәмне кулга алганнар. Билгеле булганча, 22 яшьлек егет танышына кунакка килә. Әмма подъездда «фанфурик» эчеп утырган өлкән яшьтәге бер ирне күрә. Сүз артыннан сүз китә, тавыш чыга. Кунак теге ирне кыйнаганнан соң, идәннән флаконны алып, эчендәге сыекчаны (аның спирт булуы...
    104
    0
    0
  • 13 февраль 2018 - 08:44
    100 мең сум күктән төшми
    Ике адәм, кешеләрне урлап алып китеп, акча эшләмәкче булганнар. 19 һәм 20 яшьлек бу җинаятьчеләрнең берсе - Түбән Камада, икенчесе Шәңгәлче авылында яши. Билгеле булганча, зыян күрүчеләр Вахитов урамындагы тулай торакта яшәүче танышы янына килгәннәр. Егет бүлмәдән чыккач, ике чит адәм кереп, кунаклардан 100 мең сум даулый башлаган. Акча булмагач,...
    101
    0
    0
  • 9 февраль 2018 - 08:40
    ЮХИДИ хәбәр итә
    Йөрәк белән сак булыгыз Чистай-Түбән Кама трассасында үз машинасында бер ир үлгән. Ачыкланганча, рульдә барганда йөрәк өянәге тоткан. Нәтиҗәдә, «Лада Калина» киртәгә барып бәрелә. 45 яшьлек ир Кама Аланында яшәгән. Бу - инде икенче очрак. Шушы көннәрдә шәһәрдә машинада барганда 61 яшьлек ирнең кинәт йөрәге туктаган. «Жигули» юл билгесенә барып...
    96
    0
    0
  • 9 февраль 2018 - 08:05
    Полиция хәбәр итә
    Аракыга җитмәгән Полиция хезмәткәрләре хатын-кызга һөҗүм иткән адәмне кулга алган. Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 58 яшьлек хатын шалтырата. Ул, янап, үзеннән 15 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен талап алулары турында хәбәр итә. Җинаять Химиклар урамындагы 24нче йортта була. Тикшерүчеләр фикеренчә, хатын талаучы белән шул көнне уртак танышлары квартирында танышкан....
    93
    0
    0
  • 6 февраль 2018 - 07:15
    ЮХИДИ хәбәр итә
    Кагыйдә бозучылар күп Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында машина йөртү таныклыгы булмаган көе транспорт чарасы белән идарә итүчеләр ачыкланды. Хәрәкәт иминлеге инспекторларының гомуми тикшерүе барышында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шактый машина йөртүче билгеле булды. Инспекторлар, аерым алганда, «права»сы булмаган көе машина йөртүчеләрне, балаларын махсус җайланмалардан башка...
    96
    0
    0
  • 6 февраль 2018 - 07:10
    Ярамаса да, чыгалар
    Соколка авылы янындагы боз кичүе ябык булуга карамастан, машина йөртүчеләр кисәтүләргә колак салмый. Тәртип бозган өчен зур штраф янаса да, биредән йөрүчеләр шактый. Әлеге боз кичүе быел документларның таләпләргә туры килмәве аркасында ачылмыйча калды. Аңа хезмәт күрсәтүчеләр тиешле оешмалардан рөхсәт алу кирәк дип санамаган. Әмма машина йөртүчеләрне монысы кызыксындырмый. Казаннан...
    94
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 07:58
    Полиция хәбәр итә
    Кануннар катгый Бер түбәнкамалыны тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре наркотикларга тап булганнар. Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «ВАЗ-2115» автомобилен туктатып тикшергәндә, автомобильдәге 32 яшьлек пассажирдан мәгълүм булмаган матдә салынган пакет табып алалар. Соңыннан экспертиза ачыклагач, пакеттагы порошок ике граммнан артык синтетик наркотик матдә булып чыга. РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе (наркотикларны, психотроп...
    102
    0
    0
  • 2 февраль 2018 - 07:54
    ЮХИДИ хәбәр итә
    Узарга маташканда 22-28 гыйнвар көннәрендә транспорт белән исерек килеш идарә иткән - 16, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән - 295, юл аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәгән - 126, балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән - 46 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 23 гыйнварда Чистай-Түбән Кама автомобиль юлында кешеләр һәлакәтенә китергән куркыныч авария була. Зәйдән...
    84
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2018 - 06:34
    Угрыны тотканнар
    Түбән Кама полициясе хезмәткәрләре банк картасы урлауда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлаган. 1978 елда туган бер хатын-кыз кичке вакытта үзенең банк картасын урлаулары һәм аннан 5 460 сум акча алулары турында полициягә хәбәр иткән. Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге «кайнар эзләр»дән угрыны тотканнар. Ул шәһәр кафеларының берсендә официант булып эшләүче хатын-кыз...
    79
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2018 - 07:03
    ЮХИДИ хәбәр итә
    15-21 гыйнварда транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән - 18, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән - 278, юл аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәгән - 259, балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән - 43 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 15 гыйнварда, якынча 14.20 сәгатьтә Чистай-Түбән Кама автомобиль юлында, башлангыч версия буенча, «ТОУОТА СОRОLLА» автомобиле...
    90
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2018 - 06:28
    «Кайнар эздән» тоткарланган
    20 гыйнвар төнендә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10нчы йорт лифтында билгесез ир-атның кыйналу эзләре булган үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. Әлеге урынга шунда ук оператив-тикшерү төркеме җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре үлгән ирнең шәхесен ачыклыйлар. Ул 1983 елгы түбәнкамалы булып чыга. Тикшергәч, әлеге җинаятьне 30 яшьлек...
    84
    0
    0
  • 19 гыйнвар 2018 - 09:52
    Полиция хәбәр итә
    Үзе өчен алган, имеш Түбән Кама полиция хезмәткәрләре «ГАЗель» машинасында 800 литр этил спирты тапканнар. Машина рулендә Яр Чаллы кешесе булган. «ГАЗель»дә дистәләрчә тартмаларда 95 процентлы этил спирты тутырылган «фанфурик»лар булган. Кулга алынган ир аларны очраклы танышыннан үзе өчен сатып алуын әйткән. Ләкин 58 мең сумлык сыеклыкны эчәргә дә, сатарга...
    82
    0
    0
Реклама