Туган як

Казарма рубрикасы буенча яңалыклар

  • 22 февраль 2017 - 11:12
    Сафта да йөрделәр, җырладылар да...
    Шушы араларда Казан технология университетының Түбән Кама нефть химиясе инжиниринг үзәгендә студентларның җырлап сафта йөрү бәйгесе үтте. Анда махсус-урта һәм югары уку йортларында укучы егетләрдән - 8, кызлардан 4 взвод катнашты. Ике этапта үткән бәйгедә катнашучылар сафта йөрү һәм Калашников автоматын сүтеп җыю буенча ярыштылар. Конкурсантларның чыгышларын бәяләүче мәртәбәле жюрида...
    35
    0
    0
  • 22 февраль 2017 - 11:08
    Тәвәккәлләр һөнәре
    Алик Гыйматдинов - 78нче янгын-коткару частеның караул начальнигы булып эшли. Тиз карар кылуны таләп итә, киеренке хезмәт сорый торган һөнәр. Алик Фәрит улы Гыйматдинов андый тормыш рәвешенә яшьтән ияләнгән. Аксубай районының Мюд поселогында туган Аликка 6 яшь вакытта, гаиләләре Түбән Кама районының Иске Чишмә авылына күченеп килә. Ул шунда укып,...
    33
    0
    0
  • 9 август 2016 - 06:52
    Диңгезчеләр һәм десантчылар бәйрәм итте
    Түбән Каманың төрле елларда хәрби-диңгез флотында һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләре, бер көн аерма белән - 31 июльдә һәм 2 августта үз бәйрәмнәрен, елдагыча, зурлап үткәрделәр. Июльнең соңгы як-шәмбесе илебездә Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Күпчелеге тельняшка һәм бескозырка кигән, ә кайберләре хәрби диңгезче формасын тулысынча киеп...
    31
    0
    0
  • 9 август 2016 - 06:50
    Патша чорында да, Бөек Ватан сугышында да Герой булган
    Мәгълүм булганча, СССР чорында аеруча зур сугышчан батырлыклар өчен бирелә торган иң югары бүләк Советлар Союзы Герое исеме иде. Ә революциягә кадәр, патша заманында бу исемгә тәңгәл иң югары хәрби бүләк - Георгий орденнарының (аларның дүрт дәрәҗәсе бар) тулы кавалеры булу. Россия Кораллы көчләре тарихында гаҗәеп факт бар: бер үк...
    26
    0
    0
  • 9 август 2016 - 06:48
    Берәүләр кайта, икенчеләр китә...
    Шәһәребезнең армспорт (кул көрәштерү) буенча танылган тренеры Равил Харисов шатлыгын уртаклашты: үзенең өйрәнчекләреннән берсе Азат Җәләев армиядән «дембель»гә кайткан. Армспорт буенча Татарстан чемпионы, Россия призеры Азат Кораллы көчләр элитасы булган стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Равил абыйсыннан үрнәк алып, тренер булыр өчен укырга тели ул. Ә Харисовның иң сәләтле...
    24
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 05:26
    Армиядә – артиллерист, ә бүген – танылган артист
    Бу фотолар танылган шәһәрдәшебез тормышындагы истәлекле сәхифәләрне чагылдыра. Моннан 40 елга якын элек төшерелгән иске «любительский» фотоларда - сержант Рахманкулов Совет Армиясендә хезмәт иткән чагында. Ә инде төсле яңасында - «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрының нигезен тәшкил итүче-ләрнең берсе булган Рөстәм Рәхманкулны, «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек...
    20
    0
    0
  • 19 февраль 2016 - 05:24
    Сафта матур йөрү генә түгел...
    Түбән Кама егете Артем Домолазов узган ел Мәскәүдәге аерым Преображенский гвардия комендантлык полкында хезмәт итеп кайтты. Анда түбәнкамалыларны соңгы берничә елда гына җибәрә башладылар. Бер призыв вакытында ул «элитный» полкка бездән, күп дигәндә, биш-алты егет җентекләп сайлап алына. Полклары турында, бәлки, ишеткәнегез дә булмагандыр, ә менә анда хезмәт итүчеләрне үзәк...
    28
    0
    0
  • 11 декабрь 2015 - 05:24
    Казарма
    Бәйрәм белән, «стратег»лар! Киләсе атнада илебезнең Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре барлыкка килүгә 56 ел тула. СССР Кораллы Көчләренең шушы яңа төрен оештыру турындагы карарны Комунистлар партиясе җитәкчелеге һәм совет хөкүмәте 1959 елның 17 декабрендә кабул иткәннәр. Хәзерге вакытта 17 декабрь Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта...
    28
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 10:47
    Казарма
    Сириягә җибәрелү куркынычы янамый 1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Бу көздә Түбән Камадан 1988-1997 елларда туган 300 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларны хәрби частьларга шушы ай ахырында озата башлыйлар. Егетләребезнең иң яхшы әзерлекле булганнары армия «элита»сына - Һава-десант һәм Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең Түбән Кама шефлык итә...
    22
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 06:45
    Казарма
    Солдатта хезмәт итеп,радиациядән зыян күрдем Кеше тормышында очраклылыклар зур роль уйный. Ә бәлки, бу очраклылыклар түгел, язмыштыр. Менә минем дә тормыш яшь чагында күз алдына китергәнчә булмады, кискен борылышлар ясап, башка юллардан китте. Үзебезнең Мөслим районында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, минем максат педагогия институтына укырга керү иде. Бәлки, моңа гомер...
    20
    0
    0
  • 24 июль 2015 - 09:49
    Казарма
    Контрактчы булырга телисезме? Советлар йортында Түбән Кама хәрби комиссары полковник Фәрит Миңгәрәев, журналистлар белән очрашып, контракт буенча хезмәт итү өстенлекләре хакында сөйләде. Армиядә хезмәт итү миңа янамаса да, газета укучы егетләр өчен кирәге чыгар дип, игътибар белән тыңлап утырдым һәм сезгә дә шул хакта җиткерәм. Хәрби комиссар, бу елгы «призыв»тан...
    31
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:16
    Бер гаиләдә - өч солдат
    Хәзерге заманда күп кенә ата-аналар күсәк кадәр «балакай»ларын армиягә җибәрүдән куркып, ялган «чир» сатып ала яки башка әмәлен эзли. Ә менә районыбызның Нариман авылында яшәүче Светлана һәм Анатолий Федоровлар бу яктан улларына дөрес тәрбия бирә белгәннәр. Гаилә башлыгы Анатолий 1988-1990 елларда Венгриядәге совет гаскәрләрендә артиллерист булган. Рядовой Федоров солдат хезмәтенең...
    74
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:14
    Фронтовик бабай белән очрашу
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелде. Әнә шундый истәлекле очрашуларның берсе турында безнең редакциягә шәһәребездәге 25нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Миңнехуҗина хәбәр итте. - Бакчабызда тәрбияләнүче Рәмзиснең әнисенең бабасы Батырхан ага Алиевнең кунакка килүен балалар да, бакча хезмәткәрләре дә көтеп...
    57
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:12
    Мәскәүдәге парадта катнашкан
    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган хәрби парад сафларында районыбызның Ташлык авылы егете Раил Гайнуллин да булган. Бу хакта безгә Ташлык мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова хәбәр итте, «авылыбыз халкы Раил белән горурлана», диде. Чыннан да, бу егет белән горурланырга була. Раил Шәңгәлче урта мәктәбендә...
    64
    0
    0
  • 20 февраль 2015 - 11:19
    Сугыштан соңгы елларда
    Мин - Аксубай районы кешесе, хәзерге вакытта Түбән Камага килеп, кызым Фәридә янында яшим. Кызым 53нче балалар бакчасында татар теле буенча тәрбияче булып эшли, өйгә "Туган як" газетасын язылып алдыра. "Туган як"ны укый башлагач, бик ошаттым һәм Түбән Каманың шушы бай эчтәлекле, кызыклы газетасына үземнең дә язасым килеп китте. Тагын...
    45
    0
    0
Реклама
Ночной режим