Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20....

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.


Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан 14.55 сәгатьтә кузгала, аның Казанга очып төшү вакыты - 19:55. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. Искәртеп узыйк: очып китү һәм аэропортка төшү сәгатьләре җирле вакыт буенча күрсәтелгән.

- Бу маршрутны җәелдерү максатыннан партнерыбыз «Аэрофлот» компаниясе белән шактый зур эш башкарылды, - дип сүзен башлады "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. - Җәйге сезонның нәтиҗәләре Казан - Франфурт-на-Майне - Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык.

Бу рейс пассажирларына кулай шартлар тәкъдим ителә. Мисал өчен, пассажирларга ташламалы парковка тәкъдим ителә.

- Башта аэропорт территориясендәге машина кую урыны чит ил пассажирлары өчен генә бушлай иде. Ләкин без татарстанлыларны да читтә калдырмаска уйладык: хәзер Франкфурт-на-Майне рейсының бөтен пассажирлары аэропорттагы автостоянкадан 50 процентлы ташлама белән куллана ала. Моның өчен, аэропортка кайтып төшү белән, утырту талонын күрсәтергә генә кирәк булачак, - дип ассызыклый Алексей Старостин.

Моннан тыш, әлеге рейс пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар да бар. Мисал өчен, "Аэрофлот" ширкәте Германиянең тимер юллары - «Deutsche Bahn AG» компаниясе белән бергә Rail & Fly дигән программа уйлап тапкан. Ягъни самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин. Билет ярдәмендә шушы илнең теләсә кайсы урынына барып була. Моның өчен өстәмә рәвештә 40 евро түләргә кирәк булачак.

Төркем белән баручыларга да ташламалар каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк булган төркемгә 10 процент ташлама тәкъдим ителә. Аэропорт директоры исә Франкфурт-на-Майне шәһәренең эре транспорт үзәге булып торуын ассызыклый. Бу шәһәр аэропорты зурлыгы һәм пассажирлар саны буенча Европада өченче урынны алып тора.

Әлеге рейс бүген Татарстан республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1дән алып 3 сәгатькә кадәр тәшкил итә.

Шул сәбәпле, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мадрид, Казан - Франкфурт-на-Майне - Афины, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мальта, Казан - Франкфурт-на-Майне - София рейслары башкарыла. Бу очракта пассажирның кулына ике билет бирелә. Франкфуртка килеп төшү белән, юлчы багажын алып, башка рейска теркәлә. Тоташу (стыковочные) рейсларын "Аэрофлот"ның партнерлары башкара. Андый очрак булганда, Казанда ук багажны тапшырып, аны ахыргы пунктта гына алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казан - Франкфурт-на-Майне - Рим, Казан - Франкфурт-на-Майне - Милан, Казан - Франкфурт-на-Майне - Лондон, Казан - Франкфурт-на-Майне - Париж юнәлешләрен ачу мәсьәләсен дә хәл итә.

Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсының даими кулланучылары өчен "Эшлекле юл билеты" дигән тариф та тәкъдим ителә. Мисал өчен, аның кагыйдәләре буенча очып китү вакытын үзгәртеп тә була. Бу очракта пассажирга штрафлар системасы кулланылмый. Шулай ук самолеттагы урынны алдан ук броньлап куярга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: «Аэрофлот» ширкәте Казан халыкара аэропортыннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә туры рейсларны 2016 елның 17 июненнән ачты Моңа кадәр туры рейсларны база аэропортыннан гына ясавын исәпкә алсак, әлеге рейсның ачылуы Казан аэропорты өчен дә, Татарстан өчен дә, "Аэрофлот" компаниясе өчен дә зур вакыйга булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X