Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Ике ахирәт әбине юбилейлары белән котладылар

Колмакчыда яшәүче ике ахирәткә - Шәмшегаян Идиятуллина белән Асия Фәйзетдиновага туксан яшь тулуга багышлап, авыл мәдәният йортында олы тантана уздырылды. Тантана барышында, гомерлек ике сердәшне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина һәм, шулай ук, Елантау авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов котлап чыгыш ясадылар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр...

Колмакчыда яшәүче ике ахирәткә - Шәмшегаян Идиятуллина белән Асия Фәйзетдиновага туксан яшь тулуга багышлап, авыл мәдәният йортында олы тантана уздырылды.
Тантана барышында, гомерлек ике сердәшне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина һәм, шулай ук, Елантау авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов котлап чыгыш ясадылар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Җыр-бию һәм тәбрикләүләр белән үрелеп барган тантанада катнашучылар Шәмшегаян һәм Асия әбиләрнең гомер юллары хатирәләрен барладылар, аларның дуслыкларына сокландылар.
Икесе дә, бер генә атна аерма белән, Колмакчыда туып-үскән бу кызлар бер үк мәктәптә укыганнар. Шәмшегаян унбер яшеннән олылар белән беррәттән колхозда эшли башлаган, ә 1939 елда тракторчылыкка укып, ЧТЗ тракторына утырган. Кибет тотучы гаиләсендә туган Асиягә исә күрше райондагы Зирекле мәктәбендә сигез класс тәмамлау бәхете тия. Ә шулай да, Шәмшегаян кебек үк, ул да кырда эшли, тракторчылар курсын тәмамлый. Унҗиде яшендә инде Асиягә хисапчы эшен ышанып тапшыралар, ә бераздан бригадир итеп куялар... Ире Исмәгыйль белән илле ел гомер кичергән Шәмшегаян - ун, ә Мансур белән Асия җиде бала үстерәләр. Ике ахирәт балаларын да, оныкларын да бергәләп тәрбиялиләр. Гомерләре буе аралашып, серләрен уртак-лашып яшәүче Шәмшегаян белән Асия, ике арага көнче карашларны түгел, җил дә үткәрмичә, якын туганнардай гомер итәләр. Бүгенге көндә дә алар бер-берсенең хәлен белеп, бергәләп намазлар укыйлар һәм, яшь чакларындагыча серләшә-серләшә, чәй эчәргә яраталар икән.
Шыгырым тулы залны тутырып утыручы авылдашлары арасында, бу ике дус әбинең горурлыгы булган балалары, оныклары һ.б. туганнары да бик күп булып, тантанада башкарылган җыр-биюләр гомерләре хезмәттә үткән Шәмшегаян һәм Асия әбиләргә һәммәсенең хөрмәте, ихтирамы билгесе булгандыр.
Фотода: Колмакчы авылының хөрмәтле юбилярларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина котлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев