Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үзләрен кайтарып булмаса да...

«Түбән Кама Нефтехим» АҖндә чыккан янгында һәлак булган өч кешегә, авыр җәрәхәтләнгән ике кешегә матди һәм мораль зыянны каплау буенча гражданлык эше каралды.

Фаҗига 2019 елның 19 апрелендә булды. Подрядчы фирманың биш хезмәткәре цехта эшләгән. Янгын нәтиҗәсендә өчесе һәлак бул­ган, берсе 80 процент эшкә яраксыз дип табылган һәм беренче төркем инвалидлык алган, икенчесе 10 процент­ка эшкә яраксыз дип табыл­ган. Моңа кадәр тол хатын­нарга «Нефтехим»ның ими­ният компаниясеннән матди ярдәм һәм иминият түләүләре күчерелгән.

Суд дәгъвачыларның таләпләрен өлешчә үтәгән. Мораль зыян толларга – 200 мең сум, җәрәхәтләнүчеләргә 150 мең һәм 100 мең сум күләмендә түләнәчәк.

Янгын нәтиҗәсендә 17 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе вафат булган. Тикшерү тәмамланган һәм җинаять эше судка тапшырылган. Предприятиенең дүрт хезмәткәре гаепләнүче итеп та­былган.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев