Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үзе дә каешын каптырмаган, баласы да

Сәнәгать зонасы юлында коточкыч фаҗига теркәлгән.

«Лада Гранта» һәм «ГАЗ-66» йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, ана һәм өч яшьлек сабый вакыйга урынында һәлак булган. Соңрак аларның Яр Чаллы шәһәреннән икәнлекләре ачыкланган. Руль артында хатынның танышы булган. Шунысы да бар: ана куркынычсызлык каешы белән каптырылмаган һәм баласын алдына утырткан. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, ике машина да трамвай юлына «очкан», җиңел машина шактый зыян күргән. Гранта йөртүчесе – 25 яшьлек егет күптөрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Соңыннан ачыкланганча, җиңел автомобиль йөртүчесе юл чатында йөк машинасына юл бирмәгән. 44 яшьлек «ГАЗ» йөртүчесе сәламәтлегенә берни янамый. Шәһәрдә Вахитов боҗрасы янында исә «ПАЗ» автобусы белән 2 нче маршрутлы трамвае бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында «бөке» хасил булган. Ильинкага таба баручы «Лада-2114» автомобиле пошины бәрдергән. Бу хакта башта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәннәр. ЮХИДИдә кешеләрнең зыян күрмәве турында әйткәннәр. Поши исә исән калса да, ветеринария клиникасына барганда күптөрле җәрәхәтләрдән җан биргән. Гомумән атна аварияләргә «бай» булды. Яр Чаллы – Түбән Кама юлында «Скания» бензин ташыгыч машина белән «Сузуки» автомобильләре бәрелешеп, җиңел автомобильнең пассажиры – 26 яшьлек йөкле хатын җитди зыян күргән. Бер әби машина юлы аша тиешсез урында йөгереп чыкканда, аны «ун»лы автомобиле бәрдергән. Пенсионер әби берничә метр «очып», асфальтка барып төшкән һәм урында җан биргән. Бу авария БСИ юлында булган. Үлгән әбинең үзе белән документлары булмаганлыктан, шәхесе әлегә билгесез.

фотолар https://ntr-24.ru/ сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X