Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юллардагы иминлеккә һәрберебез җаваплы

Түбән Кама ЮХИДИ идарәсендә 2021 ел-ның 9 аена йомгак ясадылар

Шушы вакыт эчендә 166 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән һәм 216 сы яраланган. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 23 очракка, ә яраланучылар саны 27 кешегә кимегән.
Быел шулай ук 700 гә якын машина йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Рөхсәт ителмәгән урында юлның каршы як полосасына чыгуның – 915, хокукы булмаган килеш транспорт белән идарә итүнең – 423, җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәүнең – 1258, куркынычсызлык каешлары куллану белән бәйле хокук бозуларның – 6 меңнән артык, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1,5 меңнән артык очрагы ачыкланган.
Балалар имгәнүләре – аерым урында. Алар катнашында 31 юл-транспорт һәлакәте тер-кәлгән һәм 34 бала зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән барлык балаларның яртысы диярлек – җәяүлеләр (14 юл-транспорт һәлакәтендә – 15 бала зыян күргән). Пассажир балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала зыян күргән.
Велосипедчы балалар катнашында 9 юл-транс-порт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала зыян күргән, барысы да диярлек үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.
Шунысын искәртергә кирәк: бары тик дәүләт автоинспекциясе көче белән генә юллардагы аварияләргә каршы көрәшеп булмый. Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүләрне булдырмау – җәмгыятьнең дә, юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешенең дә бурычы. Барыбыз да юллардагы хәлләрнең һәрберебезгә бәйле булуын истә тотарга тиеш. Штраф салу куркынычы яки башка җәза бирелү сәбәпле генә түгел, барыннан да элек, җирдәге төп кыйммәтне – кеше тормышын сакларга кирәк.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгән очракта гына куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкин, дип искәртә. Юлларда игътибарлы булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев