Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юлларда бәрелешәләр, кеше таптаталар...

Бер атнада машина йөртүчеләрдән 200е, җәяүле юл аша чыга торган урыннарда машиналарын туктатып, кешеләрне уздырып тормаган, 83е балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән, штрафларын вакытында түләмәгән 26 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, исерек килеш рульгә утырганнардан 27се «гаишник»ларга килеп капкан. Юлның бер ягыннан икенчесенә җәяүлегә тиеш булмаган урында чыккан 23 кешегә дә,...

Бер атнада машина йөртүчеләрдән 200е, җәяүле юл аша чыга торган урыннарда машиналарын туктатып, кешеләрне уздырып тормаган, 83е балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән, штрафларын вакытында түләмәгән 26 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, исерек килеш рульгә утырганнардан 27се «гаишник»ларга килеп капкан. Юлның бер ягыннан икенчесенә җәяүлегә тиеш булмаган урында чыккан 23 кешегә дә, мөгаен, штраф түләргә туры килер.
18 июльдә 16.30 сә-гатьтә Менделеев урамындагы 1нче йорт каршында «Фольксваген Поло» рулендәге 1952 елгы берәүнең юлда тиешле тизлекне сакламавы аркасында, машинасы урамдагы электр баганасына барып бәрелгән. Машинада, йөртүче янәшәсендә утырып барган 2002 елгы кызның күкрәге, эче бик каты бәрелгән. 1959 елгы хатынның умыртка сөяге сынган. Икесе дә авария урыныннан дәваханәгә озатылган.
19 июльдә 16.10 сә-гатьтә Вокзальная урамындагы 38нче йорт тирәсендә «ЛАДА-219210»ны йөртүче 1983 елгы бәндә, җәяүлегә тиеш урында юл аша чыгып баручы ике хатын-кызны уздыру өчен туктап мәшәкатьләнмәгән... Нәтиҗәдә, бот сөяге имгәнгән 1978 елгы һәм авырлы 1988 елгы бу ике хатын-кызны дәваханәгә алып киткәннәр.
21 июльдә 17.20 сәгатьтә Менделеев ура-мының 12нче йорты каршындагы эчке юлда, «ВАЗ-211440» рулендәге тизлек яратучы 1969 елгы адәм, туктап торган транспорт артыннан юлга йөгереп чыккан 2008 һәм 2009 елгы малайларны бәрдергән.
Олыларсыз, үзләре генә йөргән бу балаларны, аяк-куллары һ.б. бәрелгәнлектән, дәва-ханәгә тикшерергә алып киткәннәр.
21 июльдә 19.20 сә-гатьтә Гагарин урамындагы 45нче йорт каршында «KAWASAKI» рулендәге 1998 елгы бәндә, юл йөрү кагыйдәләренә төкереп тә бирмичә, мотоциклында җилдәй җитез чапканда, юлда әйләнеп капланган. Аяк балтырлары, терсәге сыдырылган йөртүчегә дә, шулай ук, тәне сыдырылган 1996 елгы пассажирына да ярдәм күрсәтелгән. Бәхетләренә, икесенең дә башларында мотошлем булган.
22 июльдә 17.20 сә-гатьтә Гагарин-Спортивная урамнары чатында, «Лада Калина» рулендәге 1962 елгы адәм җәяүлегә тиеш урында юл аша чыгып килә торган 1982 елгы кызны бәрдергән. Баш мие селкенгән һ.б. җәрәхәтләр алган җәяүле дәваханәгә озатылган.
24 июльдә 16.10 сә-гатьтә Түбән Камадан Чистай ягына бара торган «ВАЗ-21140», тизлек яратучы 1994 елгы йөртүчесенең «Узып китү тыелган»лыгын аңлата торган юл билгесенә игътибар итмичә каршы як юлга чыгуы аркасында, «Рено Логан» белән бәрелешкән. Авариядә «ВАЗ-21140» автомобиленең 1991 елгы ике пассажиры һәм машина йөртүче үзе, җиңелчә тән җәрәхәтләре белән, дәваханәгә китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X