Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча...

Түбән Каманың Тынычлык урамында көйләнелми торган җәяүлеләр юлыннан велосипедыннан төшмичә генә чыгучы 19 яшьлек велосипедчыны бәрдерәләр.

Аяк-куллары, бите сыдырылган егетне юл йөрү кагыйдәләрен санламаган өчен җаваплылыкка тартырга һәм 800 сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Шулай ук Южная урамында квадроциклда барганда ир-ат техника белән идарәне югалтып, юл читенә әйләнеп каплана. Бу иргә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Гагарин урамындагы 20 нче йорт ишегалдында «Ауди» автомобиленең 1987 елгы йөртүчесе, артка чигенгәндә абайламыйча, 1948 елгы җәяүлене бәрдерә. Зур Афанас авылыннан «Түбән Кама – Чистай» трассасы юлына борылганда «ВАЗ-2114» һәм «Volkswagen Passat» автомобильләре бәрелешә. Зәй күпере ябылганга, бу юлда машиналар хәрәкәте аз булса да, ике машина нигәдер юл бүлешә алмаган. Әле берничә көн элек кенә шушы урында «Лада Калина» һәм «Renault DUSTER» да «сөзешкән» иде.

Фото: https://ntr-24.ru/#

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев