Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

Бала гомереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә бар? Аның уңышларына шатланабыз, кәефе булмаса - борчылабыз, юатабыз, яратабыз. Һәм барлык куркыныч хәлләрдән саклап калырга тырышабыз. Бала янында тәүлек буена булсаң иде! Бигрәк тә, юл аша чыкканда, кичен өйгә кайтканда... Юлларда имгәнүләрне булдырмас өчен, Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар уздыра. Мисал өчен,...

Бала гомереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә бар? Аның уңышларына шатланабыз, кәефе булмаса - борчылабыз, юатабыз, яратабыз. Һәм барлык куркыныч хәлләрдән саклап калырга тырышабыз. Бала янында тәүлек буена булсаң иде! Бигрәк тә, юл аша чыкканда, кичен өйгә кайтканда...
Юлларда имгәнүләрне булдырмас өчен, Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар уздыра. Мисал өчен, сентябрь башында Афанас авылында «Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә бару юлын куркынычсыз итеп узарга ярдәм ит» акциясе үткән. Балаларга мәктәп янындагы җәяүлеләр юлы аша дөрес итеп узарга өлкән сыйныф укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укытучылар ярдәм иткән. Алар юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп, мәгълүмати буклетлар тапшырганнар. Юлда нәни укучыларга куркынычсыз һәм аеруча куркыныч булган урыннарны күрсәткәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке якта өйгә кайтканда киемдә яктылык кайтару элементлары булуы кирәклеген ассызыклаган.
Инспекторлар мәктәпләрдә, урта һөнәри һәм югары уку йортларында «линейка»лар уздыра. Шундый чаралар 9нчы, 16нчы һәм 18нче мәктәпләрдә, М.Җәлил исемендәге 1нче һәм Б.Урманче исемендәге 2нче гимназияләрдә, агропромышленность көллияте һәм индустриаль техникумда үткән. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр белән юлда килеп чыгарга мөмкин булган төрле гадәттән тыш хәлләрне анализлаган. Шулай ук, көннең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтару элементлары булдырырга киңәш иткән.
90нчы һәм 93нче балалар бакчасында «Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» спектакле күрсәтелгән. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү йортларында, башка бакчалар белән чагыштырганда, балалар саны күбрәк. Бу биналар шулай ук машина юлы янында урнашкан. Сүз уңаеннан, әлеге спектакльне җәен 33нче, 66нчы балалар бакчалары сабыйлары, 27нче, 29нчы, 23нче мәктәп укучылары караган.
Сценарий нигезендә - әкият, шуңа күрә әсәр җиңел кабул ителә, юл кагыйдәләре тизрәк үзләштерелә, юл билгеләре исемнәре дә истә кала.
«Калейдоскоп» театры җитәкчесе Раузалия Дәүләтова әйтүенчә, кечкенә җәяүлеләр өчен мондый спектакльләрнең тәрбияви әһәмияте зур. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев