Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Йөрәге сызлап, хәле начарайган ирне 11 яшьлек кыз коткарган

Айгөл Гарипова 14 нче лицейның 5 нче сыйныфында укый.

Мәктәптән кайтканда, ул подъезд янында өлкән яшьтәге ирне күргән. Пенсионерның йөрәге авыртып, хәле начарайган, хәтта аягына баса алмаган. Кыз үз өенә кереп, дарулар алып чыккан һәм «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Беренче ярдәмнең файдасы тигән, табиблар да тиз арада килеп җиткән.
– Мине әбием өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ярдәм итәргә өйрәтә. Шуңа да югалып калмадым, – ди Айгөл.
– Миндә аритмия, кардиологта исәптә торам. Кызга ярдәме өчен бик рәхмәтлемен, – ди 82 яшьлек Альфред Борһанов.

Фото: ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X