Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ярдәм итәргә кеше булмаган

Дүшәмбе көнне иртән коткаручылар Кичуй елгасы ярыннан 4 метр ераклыкта баткан балыкчыны тапканнар. Узган шимбәдә Түбән Кама районының Троицк поселогында яшәүче 45 яшьлек ир-ат Кичуй елгасы буена балык тотарга киткән, кичен исә әйләнеп кайтмаган. Ял көннәрендә аны эзләгән, волонтерлар әйберләрен тапканнар. Чаллы водолазлары ир мәетен өч метр ти-рәнлектән чыгарганнар. Коткаручылар...

 
Дүшәмбе көнне иртән коткаручылар Кичуй елгасы ярыннан 4 метр ераклыкта баткан балыкчыны тапканнар.
Узган шимбәдә Түбән Кама районының Троицк поселогында яшәүче 45 яшьлек ир-ат Кичуй елгасы буена балык тотарга киткән, кичен исә әйләнеп кайтмаган. Ял көннәрендә аны эзләгән, волонтерлар әйберләрен тапканнар. Чаллы водолазлары ир мәетен өч метр ти-рәнлектән чыгарганнар. Коткаручылар фаразы буенча, ир, балык тотканда, таеп китеп, текә ярдан суга егылып төшкән. Көчле агым аркасында, ул ярга йөзеп чыга алмаган. Өстәвенә, авыр киеме аска таба тарткан.
 
Җиһазы да юк, акчасы да
Хатын-кыз кар җыю өчен җиһаз сатып алырга теләп, Интернеттагы сайтларның берсенә белдерү урнаштырган.
Шул ук көнне аңа бер ир шалтыраткан һәм үзен сату-алу буенча менеджер дип таныштырган. Ул әлеге җиһаз өчен 30 мең сум сораган һәм акчаны исәп-хисап счетына тулысынча күчерергә кирәклеге турында әйткән. Хатын-кыз аның шартын үтәгән. Аннан товарны алырга дип, Яр Чаллыга киткән. Әмма җиһазны да, сатучыны да тапмаган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. «Алдау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Кемнән саклана?
Түбән Камада законсыз рәвештә утлы корал саклаучы пенсиядәге ир-ат кулга алынган.
12 мартта ЮХИДИ хезмәткәрләре Яшьлек урамында 61 яшьлек ирне туктатканнр һәм аңарда патроннар белән ату өчен көйләнгән сигнал ракеталарын хәрәкәткә китерә торган җайланма тапканнар. Үзендә берничә патроны да булган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Күрәчәге булгандыр
11 мартта бәхетсезлек очрагы аркасында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак була.
Көндезге сәгать 1дә Гагарин урамындагы 1б йортта яшәүче 78 яшьлек хатын урындык өстенә баса, әмма чайкалып китә һәм тәрәзәдән егыла. Имгәнүләрдән ул 10 минут эчендә үлә.
 
Бәйрәм белән «котлаган»
Элек тә хөкем ителгән 28 яшьлек ир-егеткә карата тагын бер җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү күрсәткәнчә, 8 мартта ул «Барин» кафесында ике хатын-кыз янына килеп утырган һәм, үзләре сизмәгәндә, берсенең 20 мең сумлык смартфонын урлап качкан. Зыян күрүче полициягә хәбәр иткән. Каракны шул ук төнне кулга алганнар.
 
Эчке эшләр идарәсенең
матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X