Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җәяүлеләр кичүендә 24 яшьлек кызны бәрдергәннәр

Узган якшәмбедә Түбән Камада Студентлар урамының 33 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада Веста» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат Корабельная урамына таба барганда җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 24 яшьлек кызга юл бирмәгән.

ЮТҺ нәтиҗәсендә зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк күптармаклы хастаханәсенә китерелгән. Табиблар тиешле ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргән.

Авариянең барлык шартлары ачыклана.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев