Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Я штраф, я төрмә...

Ел башыннан алып Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 458 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Вакытында түләү зарур

Штраф 60 көн эчендә түләнергә тиеш булса да, аларны еллар буе җыеп ятучылар бар. Югыйсә, җәзасы да каралган: РФ Кодексы нигезендә, я түләнмәгән штраф күләмендә икеләтә суммада акча чыгарып салырга кирәк була, я 15 көнгә кулга алыну, я 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр көтә. Нинди генә җәза бирелсә дә, штраф буенча бурыч та һичшиксез кайтарылырга тиеш. Шунысы да бар, 20 көн эчендә штрафны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 50 процент ташлама белән түләп булачак.

Исерекләргә карата канун кырыс

Ел башыннан шәһәрдә һәм районда исерек машиа йөртүчеләре аркасында 13 авария теркәлеп, ике кеше һәлак булган. Тагын 20се җәрәхәтләнгән. Юлда аварияләр санын киметү, исерек йөртүчеләрне ачыклау өчен, шәһәрдә даими рәвештә рейдлар да уздырыла. Хәзерге вакытта җәзага тартылучылар саны 667 кешегә җиткән. 65е руль артында исерек килеш кабат тотылган. Мондый тәртип бозучыларга канун буенча җәза каты: аларны 10-15 тәүлеккә кулга алырга яки 1,5 елдан алып 2 елгача автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салырга мөмкиннәр. Икенче тапкыр тотылганда 300 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки ике елга кадәр төрмә көтә. Моннан кала, өстәмә җәза итеп кайбер вазыйфаларны үтәүне яки транспорт белән идарә итүне өч елга кадәр тыя алалар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев