Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Вакытында аңлаганнар

57 яшьлек ирне алдап, 15 мең сум акчасын үзләштергәннәр. 26 ноябрьдә аның улы Ульян өлкәсендә авыл өе һәм бакчасы сатылу турында «Авито» сайтына игълан урнаштырган һәм үзенең телефон номерын калдырган. «Шул ук көнне күпмедер вакыттан соң улымның кәрәзле телефонына сатып алырга теләүче шалтыраткан. Улым исә аңа минем номерны әйткән, -...

57 яшьлек ирне алдап, 15 мең сум акчасын үзләштергәннәр. 26 ноябрьдә аның улы Ульян өлкәсендә авыл өе һәм бакчасы сатылу турында «Авито» сайтына игълан урнаштырган һәм үзенең телефон номерын калдырган.
«Шул ук көнне күпмедер вакыттан соң улымның кәрәзле телефонына сатып алырга теләүче шалтыраткан. Улым исә аңа минем номерны әйткән, - дип яза зыян күрүче күрсәтмәсендә. - 10 минуттан бер ир шалтыратып, үзен Захаров Сергей Павлович дип таныштырды».
«Сатып алучы» йорт турында сорашкан, аннары акчаның бер өлешен -50 мең сумны «Сбербанк» картасына салырга тәкъдим иткән. Моның өчен банкоматка барырга кирәклеген әйткән. Ир аңламам дип куркып, улын чакырган һәм бергәләп Тынычлык урамындагы 5нче йортта урнашкан банкоматка киткәннәр.
«Сатып алучы» улына телефоннан нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп торган һәм бераздан картада булган акчаларны тиз-тиз генә ала башлаган. Бу вакытта ирнең картасында 57 мең сум урынына 42 мең генә калган булган. Бу ир «сатып алучы»дан урлаган акчаларын кайтаруын таләп иткәч, тегесе 42 мең сумны кире картага салырга кушкан. Өстәвенә, «юкса, исемеңә зур процентка кредит алачакмын» дип янаган. Банкомат чекларын игътибар белән карагач, банк картасына телефон номеры аша «Мобильный банк» хезмәте тоташтырылган булуын күргәннәр. Шуннан ир Сбербанкның кайнар линиясенә шалтыратып, картасын яптырган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X