Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ут төрткәннәрме?

Складка ут кабып, Смыловка авылында шәһәрнең балалар бакчалары һәм мәктәпләре ашханәләренә озатылырга тиешле барлык яшелчәләр һәм кыйммәтле техника янган. «Земляки» оешмасы фермерлары биш миллион сумнан артык акчаларын югалткан.

70 метрлы ангар авып, аның урынында хәрабәләр генә калган. Анда 300 дән артык тонна бәрәңге, чөгендер, кәбестә һ.б. сакланган булган. Ә яшелчә, йөк машинасы, ике трактор иминиятләштерелмәгән. Склад хуҗалары Рияз Закиров һәм Илшат Камалиев әйтүенчә, ашамлыклар бакча һәм мәктәп ашханәләренә генә түгел, Краснодарга да озатылырга тиеш булган. Тикшерүчеләр янгын чыгуның сәбәбе ут төртү, электр үткәргеченең төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Тикшерү бара.
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X