Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Угрыны тотканнар

Түбән Кама полициясе хезмәткәрләре банк картасы урлауда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлаган. 1978 елда туган бер хатын-кыз кичке вакытта үзенең банк картасын урлаулары һәм аннан 5 460 сум акча алулары турында полициягә хәбәр иткән. Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге «кайнар эзләр»дән угрыны тотканнар. Ул шәһәр кафеларының берсендә официант булып эшләүче хатын-кыз...

Түбән Кама полициясе хезмәткәрләре банк картасы урлауда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлаган.
1978 елда туган бер хатын-кыз кичке вакытта үзенең банк картасын урлаулары һәм аннан 5 460 сум акча алулары турында полициягә хәбәр иткән. Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге «кайнар эзләр»дән угрыны тотканнар. Ул шәһәр кафеларының берсендә официант булып эшләүче хатын-кыз булып чыккан.
Аның сөйләве буенча, берәү кафеда банк картасын онытып калдырган. Карта ярдәмендә «пин-код»ны җыймыйча да түләргә мөмкин икәнлеген белеп алган кафе хезмәткәре, аннан файдаланырга уйлый һәм ике шешә шампан шәрабе белән коньяк сатып ала. Өенә кайтышлый, шул карта ярдәмендә түләп, тагын бер шешә коньяк һәм йомшак уенчык та сатып ала. Шуннан соң картаны ташлый.
Шикләнелүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Аның сүзләренә караганда, калганын карта исәбенә сатып алынган шампан шәрабын алган хезмәттәшләре кайтарырга тиеш.
Хатын-кызга карата «урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев