Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалыны наркотиклар кулланган өчен биш тәүлеккә кулга алдылар

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Түбән Камада наркотиклары булган 43 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбәнкамалыны 16 февральдә кичке сәгать ун тирәсендә Шинчылар проспектындагы 79 нчы йортның беренче катында тоткарлыйлар. Тикшерү барышында аңарда билгесез матдә салынган төргәк табылган. Соңрак тикшерү күрсәткәнчә, аның эчендә 1,08 грамм авырлыктагы PVP наркотигы булган.

Ир-атка карата «Табиб билгеләмәсе булмаган килеш наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану» маддәсе буенча административ протокол төзелгән һәм ул биш тәүлеккә кулга алынган. Шулай ук җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев