Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалыны исерек килеш машина йөрткәне өчен колония-поселениегә хөкем иттеләр

Ул берничә мәртәбә руль артына исерек килеш утырган.

Түбән Камада яшәүче 30 яшьлек хатын-кызны күп тапкырлар исерек килеш руль артына утырганы өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Шәһәр прокуратурасында безнең хәбәрчегә сөйләүләренчә, 2022 елның нояберендә хатын-кыз РФ ҖК 264.1 маддәсе буенча исерек килеш машина йөрткәне өчен җинаять җәзасы ала. Ул вакытта барысы да мәҗбүри эш белән генә чикләнә. Шул ук елның декаберендә автомобильче кабат үзенең «Приора» машинасы белән исерек килеш идарә итә.

Бу юлы аңа карата РФ ҖК 264.1 маддәсенең икенче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Түбән Кама шәһәр суды 2024 елның 19 мартында хатын-кызга колония-поселениедә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде һәм 3,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эш белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев