Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы, мошенникларга ышанып, миллион сумнан артык акчасын югалткан

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз, алдартазларга ышанып, миллион сумнан артык акчасын югалткан. 

Зыян күрүченең әйтүенчә, сигезенче гыйнварда аңа билгесез номердан шалтыратып, кемдер аның исеменә кредит рәсмиләштерүе турында хәбәр итәләр. Шуннан соң аңа кредитның уңышлы ябылуы турында хәбәр килә. Ләкин документларда даталар туры килми, шуңа күрә хатын-кыз куркуга кала. Күпмедер вакыттан телефонына 1,3 млн сумлык кредит бирергә әзер дигән SMS-хәбәр килә. Алай гына да түгел, бу сумма ханымның картасыннан да «списать» ителә. Моннан тыш, банкның шәхси кабинетында акча күчерелгән виртуаль карталар активлаштырылган. 

Зыян күрүче банкка мөрәҗәгать итә. Аңа бу аферистлар эше дип аңлаталар. Нәтиҗәдә, түбәнкамалы 1 079 588 сум акчасын югалткан. Моңа кадәр ул алдартазлар турында беркайчан да ишетмәгән. Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенә (мошенниклык) нигезләнеп, җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев