Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы кибеттән 14 мең сумлык товар алып чыгарга тырышкан

Тоткарланган 39 яшьлек хатын гаебен таныган.

Түбән Камада Росгвардия хезмәткәрләре Лесной урамындагы гипермаркеттан товар урлауда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлый.

Кибет менеджеры аңлатуынча, шикләнелүче сәүдә залыннан 14 мең сумлык товар алып чыгарга тырышкан.

Видеокүзәтү камерасыннан күренгәнчә, хатын-кыз кибет кәрзиненә күп санда азык-төлек һәм көнкүреш әйберләр тутырып, аны кассага туктамыйча алып чыгарга теләгән.

Тоткарланган 39 яшьлек хатын гаебен таныган. Хәзерге вакытта РФ ҖК 158 маддәсендә («Караклык») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Росгвардия матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев