Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы 800 мең сумлык кредит алган һәм бөтен акчасын мошенникларга күчергән

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенничество») җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 56 яшьлек кеше телефон аша шалтыраткан мошенникларга ышанып, 800 мең сумлык кредит ала.

Зыян күрүче сөйләвенчә, беренче февральдә аңа үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Шалтыратучы килешүне озайтырга тәкъдим итә.

Гаризаны рәсмиләштерү өчен ир-атка телефонына килгән смс кодны әйтергә кирәк була. Ул шулай эшли дә. Аннан соң ул банкның кушымтасына кереп, мошенниклар турында хәбәр итә.

Шуннан соң зыян күрүчегә кабат шалтыраталар. Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, Түбән Кама кешесе исеменә кемдер 800 мең сумга кредит рәсмиләштергән. Билгесез кешеләр акчаны алып өлгермәсен өчен, аның үзенә бу суммага кредит алырга кирәк дип аңлаталар. Зыян күрүчегә трубканы куймаска боералар һәм җинаять эше белән яныйлар.

Икенче көнне түбәнкамалыга "банк«тан шалтыратып, аның картасына акчаны кире кайтарырга теләүләрен, әмма билгесез кешеләрнең яңадан аның исеменә 700 мең сумлык кредит алуын аңлаталар. Түбәнкамалыга тагын кредит алырга кушалар. Шуннан соң ул мошенниклар белән сөйләшкәнен аңлап ала.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенничество») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев