Түбән Камада «Веста» йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән
Зыян күрүче хастаханәдә.
Түбән Камада 60 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән. Ачыкланганча, хатын-кыз җәяүлеләр кичүе буенча, светфорның рөхсәт итүче сигналына юл аркылы чыккан.
Авария 16 сентябрьдә якынча 11:20 сәгатьтә Яшьлек — Корабельная чатында булган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Веста» машинасының 39 яшьлек йөртүчесе «Движение прямо» билгесе зонасында сулга борылган, хатын-кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән.
Баш мие селкенүе, күкрәк читлеге һәм аяк-кул җәрәхәтләре белән зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев