Түбән Камада узган ялларда исерек килеш машина йөрткән 8 кешене тоткарлаганнар
Иисерек хәлдә машина йөртүчеләр — үзләре өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә куркыныч тудыра.
Түбән Камада узган ялларда 8 исерек машина йөртүче тоткарланган һәм машина белән идарә итүдән читләштерелгән.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, исерек хәлдә машина йөртүчеләр — үзләре өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә куркыныч тудыра.
«Алкоголь кулланганнан соң руль артына утыру өчен күп кенә сәбәпләр табып, автомобиль сөючеләр иң мөһиме турында оныталар — алкоголь реакцияне киметә һәм автомобиль белән идарә итү процессларын контрольдә тотуны кыенлаштыра», — диләр инспекторлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев