Түбән Камада «Тойота» йөртүчесе ике җәяүлене бәрдергән
Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
Түбән Камада 23 декабрьдә иртәнге сәгать уннар тирәсендә Лесная урамында җиңел машина ике җәяүлене бәрдергән.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Toyota Corolla автомобиленең 53 яшьлек йөртүчесе 63 яшьлек ир-атка һәм хатын-кызга юл бирмәгән. Алар көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буенча машина юлын аркылы чыкканнар.
Ир-ат һәм хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев